ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

"Саба"ҖЧҖ Кибәче бригадасының еллык хисап җыелышы булды. 2025 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре белән тармак белгечләре таныштырды. Юбилярларга Саба муниципаль районының һәм Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегенең Төбәк авылы волонтерлары МХО зонасындагы егетләр өчен даими рәвештә  хәйрия ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнәләр. Алар өй токмачы кисәләр, чәкчәк ясыйлар, маскировка ятьмәләре үрәләр. Бу гамәлләргә рәхмәт йөзеннән, һәлак булган МХО катнашучысы Шириев Илназ гаиләсе үз авылы волонтерларына Казанга культпоход оештырып, җавап кайтарган. Алар К.Тинчурин исемендәге театрда "Кияү урлау" спектаклен карарга бардылар. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Мул кар яву өлкән яшьтәге кешеләр өчен җитди сынау булды. Күп кенә пенсионерлар хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичерә, бигрәк тә көчле явым-төшемнәрдән соң, өйдән чыгып китү кыенлаша. Олы Кибәче урта мәктәбенең "Беренчеләр хәрәкәте" ндә катнашучылар ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ишегалларын һәм йорт тирәләрен чистартуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән "Кар десанты" акциясе үткәрде. Көрәкләр белән коралланып, балалар үз эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкардылар, кышкы вакытта пенсионерларның тормышын җиңеләйттеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә 2025 елгы эшчәнлек йомгаклары буенча еллык хисап җыелышы узды. Җыелышта УУП Сәхабиев А.А., прокурор урынбасары Хафизов К. И., Кызыл Йолдыз урманчылыгы урманчысы Гыйльметдинов Р. В., Саба ОППСЫНЫҢ Иске Икшермә авылы ОППСЫ башлыгы Салахиев Ф. Ф., Олы Кибәче авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыгы А. К. Сафин чыгыш ясадылар. Гражданнар Кече Кибәче һәм Олы Кибәче торак пунктлары арасындагы урамнарны яктыртуга, Таттелеком һәм Летай ТВ интернетының өзеклекләр белән эшләвенә, шулай ук Олы Кибәче авылының Октябрь урамындагы йортларда яктырту лампаларының яктылыгы җитмәвенә кагылышлы сораулар бирделәр. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Ул җыелышта йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады һәм Олы Кибәче авыл җирлегенең эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде, җыелышта яңгыраган сорауларны хәл итәргә вәгъдә бирде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

19
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Кышкы чорда юлларны вакытында чистарту авыл халкының тормышында зур роль уйный. Шуңа күрә Олы Кибәче авыл җирлегенең җирле әһәмияттәге юлларында кар күп яуганнан һәм бураннан соң Т-150 һәм Кировец тракторлары урамнарны кардан чистарту белән шөгыльләнә. Ә төбәк юлларын Татавтодорнын Саба филиалы техникасы чистарта.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге окс ОКС

Олы Кибәче авыл җирлеге волонтерлары даими рәвештә Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм оештырып торалар. Шушы көннәрдә алар тагын өй токмачы кистеләр, чәк-чәк пешерделәр, кайнатмалар, салатлар, тозланган әйберләр җыйдылар. Шушы йорт тәм-томнары егетләребезне кышкы суыкларда җылытса иде һәм Җиңү көнен дә якынайтса иде!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

29
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә Кече Кибәче авылында яшәүче, инвалидларның беренчел оешмасы рәисе Нуретдинова Гөлзифа Борис кызына 65 яшь тулды. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан аны Саба районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Миңнегулов А. И., аның урынбасары Галиуллин М. В., авыл җирлеге башлыгы А. К. Сафин котладылар һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миңнехановның Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче урта мәктәбендә укучылар өчен 2 сменада Яңа ел бәйрәме оештырылды. Яңа ел барлык гражданнар өчен үзенчәлекле бәйрәм булып тора. Бу көнне узып баручы елга йомгак ясала. Шул уңайдан мәктәп дирекциясе сәләтле укучыларны укуларындагы һәм мәктәп олимпиадаларының муниципаль этабындагы уңышлары белән котлады. Шулай ук аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына рәхмәт белдерде. Бәйрәм чарасы күңелле концерт номерлары, матур җырлар һәм кызыклы биюләр белән дәвам итте. Кыш бабай белән Кар Кызы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә Олы Кибәче авыл җирлегендә авыл җирлеге стендларындагы материаллар яңартылды. Җирлек башлыгы бу темага буклетлар өләште һәм кыскача авыл кешеләрен коррупциягә каршы эшчәнлек белән таныштырды. Шулай ук А. К. Сафин Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары алдында " Коррупция нәрсә ул? Аны ничек булдырмый калырга?" темасына чыгыш ясады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

3
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегенең үзешчән артистлары Олы Арташ авыл клубында "Туган якка кайтты кайтмаганнар, "Хәтер китабы"на төренеп" дип аталган отчет концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International