Олы Кибәче урта мәктәбенең Беренчеләр хәрәкәте катнашучылары Олы Кибәче авыл җирлеге идарәсендә экскурсиядә булдылар. Һөнәрләр белән танышу көне уңаеннан, алар Олы Кибәче авыл башкарма комитеты секретаре һәм баш бухгалтеры эшчәнлеге белән таныштылар.
Төбәк авылы хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итү эшен яңартып җибәрделәр. Алар кышкы чор өчен маскировка ятьмәләре үрү белән шөгыльләнәләр.
Кече Кибәче авылы мәчетендә ремонт ясалды. Анда хатын-кызлар һәм ирләр тәхәрәтханәләрендә җылытылган идән җәелде, кухняга мәҗлесләр уздыру өчен күчеп йөрми торган өстәлләр куелды. Ремонт эшләре иганәче Хәсәнов Наил Мөбәрәк улы тарафыннан башкарылды.
Олы Кибәче урта мәктәбенең 6 - 11 сыйныф укучылары Миңгәр авылында экскурсиядә булдылар. "Затлы -зодчий" музей остаханәсендә булдылар. Мингер - SPA территориясенең матур урыннары белән таныштылар. Экскурсия кызыклы һәм файдалы булды.
Олы Кибәче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атнасының дүртенче көне әдәби укуга багышланды. Ул "Укы, уйла, сөйлә!" девизы астында узды. "Әкияттә кунакта " әдәби уены кызыклы биремнәргә бай булды . Дәрес башында балалар, презентацияне карап, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. «Угадай героя из сказки» уенын уйнадык. Балалар викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәтергә тырыштылар, әкият геройларын таныдылар, сюжетлар искә төшерделәр һәм әкият өзекләрен сәхнәләштерделәр.
Шигырьләр уку конкурсы үткәрелде . Барлык шигырьләре дә зур ярату, тырышлык белән сайланды. Балалар үзләренең чыгышларын бик озак әзерләделәр, бик дулкынландылар.
Конкурста 1 нче урынны Шакиров Әмир ( 1 нче класс), 2 нче урынны Шәвәлиев Риназ (2 нче класс), 3 нче урынны Ягудина Ясминә ( 3 нче класс), 4 нче урынны Маланин Тимур ( 4 нче класс) алды.
Әдәби уку көне 1-4 сыйныфлар арасында «Әкиятләр буенча викторина» викторинасы белән тәмамланды. Чарада катнашучыларның барысы да канәгать калды.
«Беренче ярдәм» Бөтенроссия проекты кысаларында ОБЗР укытучы-оештыручысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. һәм 11 класс укучысы Башаров Альмир беренче ярдәм күрсәтү төшенчәләре һәм нигезләре белән таныштырдылар. Дәрес барышында балалар беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә, йөрәк-үпкә реанимациясенә ничек дөрес керешергә һәм зыян күрүчене аңындамы, юкмы икәнен ничек дөрес билгеләргә икәнен белделәр, һәм гади гамәлләрнең кешенең сәламәтлеген, ә кайчакта гомерен дә саклап кала алуы турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Төбәк авылыннан Исмәгыйловлар гаиләсе "Шәҗәрә" фестиваленең зона этабында катнаштылар. Алар тамашачыларга үзләренең милли ризыкларын, кул эшләрен һәм гаиләләре турында бай эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр. Хәзер алар бу фестивальнең район этабында катнашачак. Аларга уңышлар телибез!
Кече Кибәче авылында 2024 ел өчен үзара салым акчасы хисабына планлаштырылган эш төгәлләнде. Анда зиратка эш кораллары кую өчен корылма төзелде.
Төбәк авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелеше төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә газ тоташтыру эшләре генә калып бара.
Төбәк авылында 2024 елга үзара салым акчасына планлаштырылган эшләр төгәлләнде. Төбәк авылында коены һәм аның тирәсен төзекләндерү эше планлаштырылган иде.