Олы Кибәче урта мәктәбендә, ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә карата, "Без ришвәтчелеккә каршы" дигән темага ачык сыйныф сәгате узды.
Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы Лесхоз картлар йортына барып, анда яшәүче абый- апаларга бик матур эчтәлекле концерт куеп кайттылар. Алар белән аралашу балалар күңелендә озак сакланыр
«Сыйныф очрашулары» Бөтенроссия проекты кысаларында, шулай ук Ватан Геройлары көне алдыннан Олы Кибәче урта мәктәбендә отставкадагы подполковник, махсус хәрби операциядә катнашкан Ф.А. Габделхаев белән сыйныф очрашуы узды. Ул «Беренчеләр хәрәкәте» ндә катнашучыларга һәм яшь армиячеләргә үзенең ни өчен хәрби һөнәр сайлавы һәм аның хезмәте ничек узуы турында сөйләде. Отставкадагы элеккеге подполковник буларак 2023 елның маенда ул СВОГА китә һәм танк батальоны командирының ярдәмчесе булып хезмәт итә. 2024 елда яраланганнан соң демобилизацияләнгән. Балалар кунакка үзләрен кызыксындырган күп кенә сораулар бирделәр. Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Батырлык, Ватанга мәхәббәт — ул чын кешенең сыйфаты!
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Волонтерлар көне уңаеннан "Изгелек эшлә" акциясенә кушылып, кулдан токмач кистеләр. Шулай ук укучылар "Билгесез солдатка" хат яздылар.
Олы Кибәче урта мәктәбендә Әниләр көненә багышлап концерт куелды. Концертта һәр укучы бик теләп үзенең иҗаттагы осталыгын күрсәтте.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә Олы Кибәче урта мәктәбенең Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар өчен әдәби чара уздырылды. Балалар китапханә мөдире Гөлүсә Рамазан кызы белән бергә Шәриф Хөсәенов иҗаты буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы флагы көненә багышлап Олы Кибәче урта мәктәбендә чаралар узды.
Төбәк авыл клубында Аналар көненә багышлап, чәй табыны белән бәйрәм чарасы оештырылды.
Кече Кибәче авыл клубында Аналар көненә багышлап, чәй табыны белән чара оештырылды.
Беренчеләр хәрәкәтенең "Беренче ярдәм" Бөтенроссия проекты кысаларында төрле ситуацияләрдә ярдәм күрсәтү нигезләре буенча мастер-класс узды. Практик дәресне Олы Кибәче ФАП фельдшеры Давлиева Р.М. үткәрде. Ул «беренчеләр хәрәкәте» ндә катнашучыларга табибка кадәр ярдәм күрсәтү буенча төгәл һәм дөрес эш итәргә кирәклеген күрсәтте. Мастер-класс бик кызыклы, файдалы һәм танып белүчән булды. Балалар беренче ярдәм күрсәтү буенча яңа күнекмәләр алдылар.