Олы Нырты авыл җирлегендә 2020 елда гражданнарның үзара салым һәм әлеге акчаларны куллану мәсьәләсе буенча халык җыеннары уза.
Олы Нырты авыл җирлеге зиратларында инвентарь өчен биналар төзү эшләре бара.
19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант-2019»белем бирү акциясе узды.
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Бу якты һәм матур бәйрәмдә без барлык игътибарыбызны һәм күңел җылылыгыбызны әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга бирәбез.
Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы һәм ООО СХП "Нырты" җитәкчесе Дәүләтҗанов Ильяс Ильдус улы Шагвалиевлар гаиләсен"алтын" туйлары һәм Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар,шулай ук аларга бүләкләр тапшырдылар.
14 сентябрь урман көне уңаеннан Олы Нырты авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә барлык учрежденияләр дә актив катнашты.
1 сентябрь - Белем көне! Чәчәкләр, дуслар, елмаюлар бәйрәме!
Зыятдинов Рифат, 50 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасын төзи башлады.
11 август көнне Урта Нырты авылында ” Бер күрешү үзе бер гомер”дип исемләнгән авыл көне зурлап бәйрәм ителде.
07 август көнне Олы Нырты авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов катнашты.