12 июнь көнне Олы Нырты авыл җирлегендә милли бәйрәм "Сабантуй-2022" булып узды.
Һәр елны җәйнең беренче көнендә зур бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Халыкара балаларны яклау көне-ул күңел ачу, көлү, җырлар, бүләкләр һәм күңел ачу. Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Кояшкай» мәктәп лагере каршында балалар өчен «Ваемсыз балачак» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырдылар.
Пионерлар оешмасының 100 ел туу уңаеннан Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре "Пионериягә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. «Пионер үткәне» күргәзмәсе оештырылды. Гомәрова Рәхилә пионер оешмасы тарихы, пионер атрибутлары, пионерларның хезмәт һәм сугышчан батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук ул үзенең мәктәп еллары, пионер отрядлары, ул чактагы активистларның игелекле эшләре турындада сөйләде.
Олы Нырты авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре, Сабаның Үзэк мәйданында узган " Гармун сере" куңел ачу чарасында катнаштылар.
8 май көнне Завод - Нырты урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды. Митингка авыл халыкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглары, авыл советы, мәдәният йорты хезмәт коллективлары җыелды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре “ Гармуннарда авылым моңнары “ исемле гармуннар күргәзмәсе оештырдылар.
Саба районынын Олы Нырты авыл җирлегендә тыл ветераннарын Җиңү көне белән котладылар. Ветераннарга котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре "Май кәефе" дигән исем астында , балалар өчен бәйрәм үткәрделәр. Балалар белән буялган йомырка җыю оештырылды. Бәйрәмчә матур киенгән балалар өйдән –өйгә йөреп йомырка җыйдылар. Авылдашларын бәйрәм белән котладылар, иминлек теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән өлкәннәр балалар өчен тәм-томнар һәм йомыркалар әзерләделәр.
Олы –Нырты авыл мәдәният йортында « Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең концерты булды. “Саба чишмәләре” ансамбле үзенең концерты белән сөендерде.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары өчен «Чернобыль сабаклары» дигән хәтер сәзгате үткәрделәр. Китапханәче, катнашучыларга 1986 елның 26-27 апрель төнендә булган вакыйгалар турында сөйләде.
Олы Нырты авыл мәдәният хезмәткәрләре төрле яшьтәге хатын-кызларның ялын файдалы итеп оештыру максатыннан «Гомерләр үтә икән ул..." дип исемләнгән кич утыру оештырдылар. Авылыбызның кул эшләренә оста хуҗабикәләре бер өстәл артына җыелып тәҗрибә уртаклаштылар. Алар крючок белән бәйләү , алмазлы мозайка эшләү буенча мастер-класс үткәрделәр.