Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр көненә багышланган - «Сезнең йөрәк әле һаман яшь» дип исемләнгэн бәйрәм кичәсе уздырдылар. Өлкән яшьтәге апа – абыйларыбызны Олы Нырты башлангыч мәктәбе укучылары, яшь талантларыбыз котлады.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл үзэшчәннәре белән берлектә «Йөрәкләргә керсен безнең моң» дип исемләнгән концерт программасы белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар
Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, Олы Нырты җирлеге мәдәният хезмәткәрләре халык традицияләрен саклау максатыннан -«Безнең гореф -гадәтлэребез» дигән фольклор бәйрәм үткәрделәр.
Олы Нырты авыл җирлегенең Чәбия Чүрче авыл клубында "Кабак бабай" бәйрәме үткәрелде.
Олы Нырты авыл җирлегендә төрле клуб берләшмәләренә йөрүче балалар һәм өлкәннәр өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырылды. Җәйге хатирәләр балалар күңелендә озак сакланыр.
Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне уңаеннан Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре "Россия флагы өч төстәге" дип исемләнгән танып - белү-уен чарасы үткәрделәр.
Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Кукмара районы Совхоз Нырты авылына сәяхәт ясадылар. Бу гади генә сәяхәт тугел , ә иҗади иде. Без авыл һәм кунакка кайткан балалар өчен татар халкының " Өч кыз" әкиятен күчтәнәч итеп алып килдек.
Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы өчен Болгар шәһәренә культпоход оештырдылар. Чара Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
Туган як мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау максатыннан Чәбия Чүрчи авылында "Җәйнен ямьле кичләрдә гармун уйнатыйк әле"дип исемләнгән кичке уен үткәрелде.
Олы Нырты авылында " Җыр- биюле кичке уеннарга болыннарга кайтам чор аша" дигән кичке уеннардан торган мәдәни проект башланып китте.Әлеге чараны Олы Нырты мәдәният йорты , Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре бергәләп әзерләделәр.