31 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында «Борчуларсыз, көлеп, шаярып-Бу Яңа елны каршылыйк»дип исемләнгән Яңа ел бал - маскарады булды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы, юлбарыс һәм куян ел символлары һәркемгә куаныч белән килде. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм тамашасын тагын да ямьләндереп җибәрделәр
Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире балалар өчен ачык һавада "Чыршы утларың белән балкып тор" дигән уеннар оештырды. Кышын нинди уеннар уйный аласыз? Кышкы көннәрендә нәрсәдән сакланырга кирәк? Кышкы уеннар өчен нинди кагыйдәләр бар? Бу хакта китапханәче уен башланыр алдыннан яшь укучыларына сөйләде .
30 нчы декабрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре традицион рәвештә яңа ел лотереясы билетлары уйнаттылар . Якынлашып килүче Яңа ел белән барлык катнашучыларны да Кыш Бабай һәм Кар кызы чын күңелдән котлады.
Олы- Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бусагада Кыш бабай һәм Кар кызы»дигән акция уздырдылар. Кыш бабай белән Кар Кызының өйдәге котлаулары-сабыйларга онытылмаслык тәэсирләр алып килүче бәйрәм һәм дулкынландыргыч вакыйга.
Чәбия Чүрчи авыл клубында, Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире белән берлектә балалар өчен уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар бик теләп эшкә керештеләр. Балалар төсле картон, кәгазь, клей, мамык шар һәм яхшы кәеф кулланып кыш бабайлар һәм чыршылар ясадылар. Без шулай ук бергә фотозона ясадык. Җылы, дустанә атмосфера һәм уртак хезмәт һәркемгә бәйрәмнең якынлашуын тоярга ярдәм итте.
Урта Нырты авыл клубында Яңа елны каршылауга әзерлек бара.
Олы Нырты балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен яңа ел фотозонасы ясадылар.
Балалар бакчасында ел дәвамында бик күп бәйрәмнәр үткәрелә. Балаларның иң яраткан, көтеп алганы – Яңа ел бәйрәме. Бу бәйрәм бүләкләргә бик бай. 25 нче декабрь көнне Урта Нырты авыл клубында “Исәнме, Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Балалар чыршы тирәли эйлән-бәлән уйнадылар, Кыш бабайны каршы алдылар, аңа үзләренең шигырьләрен, җырларын башкардылар. Кыш бабай балаларга төрле кызыклы уеннар уйнатты, табышмаклар әйтеп аларның зирәклеген тикшерде. Бәйрәм ахрында һәр балага да бүләкләр өләште.
"Сәләмәтлек" клуб формированиеләрендә катнашучылар өчен Урта Нырты авыл клубында алкогольнең зыяны турында әңгәмә узды. Урта Нырты авылы СК мөдире, яшүсмерләргә алкогольнең кешенең психик һәм әхлакый формалашуына зыянлы йогынтысы турындагы белемнәрен тирәнрәк аңларга һәм киңәйтергә ничек ярдәм итүе турында сөйләде, алкоголизм җәмгыятькә нинди зыян китерүен аңлатты
Урта Нырты авыл клубы мөдире һәм "Дуслык" түгәрәге укучылары, Яңа ел фотозонасы ясадылар