Урта Нырты авыл клубында язучының 137 еллыгына багышланган Тукайның "И туган тел, и матур тел" бәйрәме узды.
Урта Нырты авыл клубында балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәуне пропагандалау максатыннан «Әни, әти, мин-спорт гаиләсе»танып белү-уен программасы узды. Уен программасында катнашучылар сәламәтлек илләре буйлап сәяхәткә чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше турында күп кызыклы, файдалы мәгълүмәт алдылар. Балалар өчен күп кенә конкурслар һәм кызыклы биремнәр әзерләнгән иде, аларны үтәү өчен яхшы физик әзерлек, осталык һәм тапкырлык кирәк булды. Уен программасы дуслык атмосферасында узды.
Олы Нырты авыл жирлегендә тыл ветераннарына бүләкләр тапшырылды
Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире кече сыйныфлар укучылары өчен "Без-Тукай оныклары "әдәби сәгате үткәрелде.
Изге Рамазан аенда Олы Нырты авыл җирлегендә Ифтар узды. Ифтарны оештырган һәм үткәргән өчен авылдашларыбыз исеменнэн, Агләмов Марат Хәлим улы, Зиятдинов Рифат Гаптелфәт улы, Шәмсетдинов Илфат Шәйхлислам улына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Аэробика яхшы формада булу, сәламәтлекне ныгыту һәм зур кәеф алу өчен искиткеч ысул. Чәбия Чүрчи авыл клубында аэробика буенча дәресләр уздырылды
Урта Нырты авыл клубында Ифтар ашы үткәрелде. Ифтар ашының төп иганәчесе, башлап йөрүчесе Зиятдинов Рифат Габделфәт улы. Аллаһка мең шөкер. Авылдашларын зур, догалы, саваплы өстәл артына җыюы бик әйбәт гамәл.
Олы Нырты авыл китапханәсендә «Безнең матбугат - барлык мәнфәгатьләргә»дигән вакытлы матбугат көне узды. Бу көнгә шул ук исемдәге күргәзмә рәсмиләштерелгән. Күргәзмә өчен вакытлы матбугатны укучыларның ихтыяҗларыннан һәм өлкән яшьтәге кулланучыларның кызыксынуларыннан чыгып сайланды.
Чабья Чурчи авыл клубының Олы Нырты авыл китапханәсе Чабья Чурчи авыл клубы мөдире белән берлектә « Без кошлар турында нәрсә беләбез»дигән уен-викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар: нинди кошлар безгә яз көне очалар, ә кайсылары безнең белән ел әйләнәсе яшиләр. Китапханәче балаларны кошлар дөньясы белән таныштырды, шулай ук кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында китапханә фондыннан китапларга тематик күзәтү үткәрде.
Олы Нырты авыл җирлеге хезмәткәрләре шимбә өмәсендә катнашалар.