ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

  Олы Нырты мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм программасы башында тамашачылар «Солдат озату»халык йоласының театральләштерелгән куелышын карадылар. Әлеге чараның дәвамы булып үзешчән артистларның матур чыгышлары булды. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

27
октябрь, 2023 ел
җомга

Олы Нырты  авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубы әгъзалары белән Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чираттагы очрашу уздырды. Әңгәмә барышында татар милли аш-суы турында сөйләштеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

         Иске Икшермә мәдәният йортында "2023 ел-укытучы һәм остаз" елы уңаеннан - "Учитель - наставник и друг" дигән шигырь сөйләучеләр бәйгесе узды. Әлеге конкурста Олы Нырты мәдәният йортыннан "Серле каләм" клуб берләшмәсенә йөруче Гаффаров И. катнашты. Ул 1 урынга лаек булып, оештыручылар тарафыннан лауреат дипломы һәм акчалата приз белән бүләкләнде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

      Чәбия Чүрчи авыл клубында балалар өчен "Фантазияләр дөньясында" рәсемнәр конкурсы уздырылды. Барлык балалар да рәсем ясарга яраталар. Көз-елның иң матур һәм гүзәл вакыты. Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларда танып белү кызыксынуын киңәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү әлеге чараның максаты булды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Олы Нырты авыл мәдәният йортында комсомолның туган көненә багышланган «Комсомол-минем яшьлегем» дигән очрашу узды. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

      Чәбия Чүрчи авыл клубында "Вершки и корешки" спектакленең премьерасы була. Тамашачылар рус халык әкиятенә чума, Тихон бабай, Потапыч аю, Проша аты кебек персонажлар белән таныша. "Арт-Грате" курчак театры балачакта өлкәннәргә чумарга гына түгел, ә балаларга Ватан мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләргә дә мөмкинлек бирә.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

20
октябрь, 2023 ел
җомга

Олы Нырты авыл китапханәсе бөтен Татарстан буенча уза торган «В.се свои» патриотик марафонына кушылды. Теләге булганнар контракт хезмәте, үзенеке,дәүләт ярдәме һәм башка күп нәрсәләр турында кызыксындырган мәгълүматны белә алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә» фестиваль-конкурсы Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана һәм Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында үткәрелә. Һәр коллектив традицион-халык йолаларының театральләштерелгән куелышын күрсәтә. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

     Олы Нырты  авылы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, өлкәннәр көненә багышланган- «Сезнең йөрәк әле һаман яшь» дип исемләнгэн бәйрәм кичәсе булып узды. Өлкән яшьтәге апа – абыйларыбызны Олы  Нырты башлангыч мәктәбе укучы яшь талантларыбыз котлады. Укучылар  башкаруындагы дәртле биюләр, матур эчтәлекле җырлар, өлкәннәребез хөрмәтенә әзерләнгән иң матур бүләкләрнең берсе иде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

   Чәбия Чүрчи авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Олы яшьтәгеләр өчен балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, яхшы сәламәтлек, яхшы кәеф, активлык һәм озын гомер теләделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International