Фестиваль - конкурс «Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә».

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

«Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә» фестиваль-конкурсы Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана һәм Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында үткәрелә. Һәр коллектив традицион-халык йолаларының театральләштерелгән куелышын күрсәтә. Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Солдат озату»халык йоласының театраль куелышы белән чыгыш ясады. Фестиваль-конкурс Килдебәк мәдәният йортында узды. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International