6 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә җыен узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, Саба муниципал районы Башкарма комитеты җитэкчесе Ишниязов М.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Шәмәрдән авылында яшәүче Гөлбану Гайфи кызы Филипповага - 90 яшь.
Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләделәр.
1 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә чангы шуу эстафетасы узды. Эстафетада Шәмәрдән җирлеге предприятие, оешма хезмәткәрләре катнашты. Җиңучеләр грамота һәм акчалата бүләкләнделәр.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев, еллык эшчәнлеккә йомгак ясау һәм халык җыенына әзерләнү максатыннан, җирлектә урнашкан предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
13 гыйнвар көнне үзәк чыршы янында Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тычкан килә, бәхет алып килә!» − исеме астында чыршы ябылу тантанасы оештырдылар. Бәйрәм чарасы төрле күңел ачу уеннарыннан, кызыклы бәйгеләрдән һәм матур концерт номерларыннан торды. Барлык авыл халкы уеннарда катнашып, концерт номерлары карап, җырлап-биеп рәхәтләнеп ял итте.
15 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә ТАССРның 100-еллыгына багышланган “Мичәнбашым – туган ягым” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр.Чара барышында татар халык җырлары яңгырады, эчтәлекле шигырьләр укылды. Бу кичәдә яшьлек еллары, куңелле мизгелләр, шигъри юллар искә алынды. Чара түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.
6 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында инвалидлар декадасынын 10 көнлеге унаеннан физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Җылылык көтә җирдә һәр йорәк” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Биредә “Яшьлек” яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Яшь талантлар” ижат түгәрәге укучылары да актив катнашты. Җыр, бию, шигырь белән үрелеп барган кичә күңелле уеннар белән дәвам итте.
2019 нчы елның 24 нче ноябрь көнне Шәмәрдән авыл җирлеге биләмәсендә гражданнардан үзара салым акчасы җыю һәм аны куллану буенча җирле референдум уздырылды. Әлеге референдумда 2568 кеше (51,54%) катнышты, 77, 99%-“риза” , ә 21,81%-“каршы” дип белдерде.
Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат дәвам итә.
Шәмәрдән авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы мәсьәләләре буенча җирле референдумга әзерлек эшләре бара.