26 июнь көнне ТР муниципаль районнарының мәдәният көннәре кысаларында «Культурная столица Татарстана» Республикакүләм бәйгесе узды. Чара Г.Тукай исемендәге Татар филармониясе паркында узды.
24 нче июнь Россиядә яшьләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре " Дулкын" радиосында чыгыш ясадылар. Алар яшьләрне бәйрәм белән котлады һәм яшьләр үзәгенең эшчәнлеге халкында сөйләде.
22 нче июнь- илебездә хәтер һәм кайгы көне.
Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихындагы иң зур, иң канкойгыч сугыш.
"Яшьлек" яшьләр үзәге, Шәмәрдән җирле үзидарәсе мәдәният йорты белән берлектә "Хәтер шәме" акциясендә катнашты.
Россия көне- ул илебезнең төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берлэштергэн зур бәйрәм.
Туган илне газиз ана белән чагыштыралар. Биредә безнең ата- бабаларыбыз гомер иткэн.
Бүген, бәйрәм уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Шәмәрдән "Үсеш" мәктәп яны лагерында булды. Балалар Россия көненә плакат ясадылар.
11 июньдә Шәмәрдән авыл җирлегендә язгы кыр эшләре тәмамлану бәйрәме – Сабантуй узды. Рәсми өлештә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, авыл җирлеге башлыгы А. К. Вәлиев котлау сүзе белән чыгыш ясадылар. Сабантуй кысаларында төрле спорт һәм халык уеннары үткәрелде. Бәйрәм дәвамында мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать үзешчәнлегендә катнашучылар һәм чакырылган кунаклар башкаруында җырлар яңгырады.
26 нчы июнь халыкара наркомания белән көрәш көне. "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре бу уңайдан профилактик чара үткәрде. Акция барышында наркоманияга каршы чакырып буклетлар таратылды.
6 июньдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре , «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Яшьлек һәрчак дәшә үзенә» дип исемләнгән кичке уен үткәрделәр. Чара башында мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары тарихы белән таныштырдылар. Кичә барышында татар халык уеннары күрсәтелде. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды. Кич җылы һәм дуслык атмосферасында узды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәменә әзерлек дәвам итә. Авыл халкы «Бирнә» җыенын оештырып, балалар Сабантуен уздырды.
1 нче июнь конне, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Сабантуйга Бирнә җыярга чыкты. Алар әлеге чараны зур бәйрәмгә әйләндерде. Халык рәхәтләнеп биеде, җырлады, күңел ачты. Тамашалар Сабантуй бәйрәмендә дәвам итәр дип ышанабыз.
Бүген, 1 нче июнь, , балаларны яклау көне уңаеннан, “Яшьлек” яшьләр үзәге җиңел атлетика ярышы үткәрде. Ярышта барлыгы 250 дән артык бала катнашты. Шуларның 95 е мәктәпкәчә яшьтәгеләр.
Бәйрәмне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигай улы башлап җибәрде.
Ярышта катнашкан мәктәпкәчә яшьтәге һәр балага истәлекле бүләкләр һәм призлы урын алучы балаларга диплом белән акчалата бүләк тапшырылды.