2020 елның 12 декабрендә Шәмәрдән авылының үзәк чыршысында беренче Кыш бабай белән очрашу булды. Программа Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Бәйрәм барышында Күңелле уеннар булды, әйлән-бәйлән йөрделәр, Яңа ел җырлары җырладылар һәм, әлбәттә инде, чыршыда утлар кабыздылар.
2020 елның 15 декабрендә Шәмәрдән авыл җирлегендә гаиләләргә һәм яшь белгечләргә социаль ипотека һәм аренда программасы буенча Мәктәп урамы, 2А адресы буенча урнашкан яңа йорт фатирларыннан ачкычлар тапшырылды. Тантаналы чара Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миңнеханов һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н. Гәрәев катнашында узды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Россия Федерациясенең 2020 елга Татарстан Республикасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында йортлар төзү эшләре бара. Бу йортлар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган, авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәүгә ия һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә, авыл җирлегендә кимендә бер ел эшләүче гаиләләр өчен каралган.
6 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубында ,Кырбаш авыл клубы белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Балалар көләргә тиеш" дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, әкият геройлары , музыка һәм күңелле конкурслар белән башланып китте. Балалар клоун белән бергә табышмакларга җавап бирделәр, убырлы карчыкның мәзәк биремнәрен үтәделәр һәм Мальвина белән уйнадылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Барлык балалар да авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәевтан, ата-аналардан һәм клуб хезмәткәрләреннән бүләкләр алдылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
29 ноябрь көнне Мичәнбаш мәдәният йорты мөдире, авыл китапханәсе һәм Шәмәрдән мәдәният йорты белән берлектә әниләр көненә багышланган " Җырларым бүләк булсын!» дип аталган концерт оештырдылар. Концертта күңелле һәм халык җырлары, дәртле биюләр яңгырады, эчтәлекле шигырьләр укылды. Кунаклар сыйфатында Кукмара районы Сәрдекбаш авылы солистлары Яковлев Алексей һәм Ганиев Илһам чакырылган иде.
Шәмәрдән авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсенә кагылышлы халык җыеннары этаплап- хезмәт коллективларында үтте. Җыен 26 оешма һәм учреждениядә үткәрелде . Җирлек башлыгы Айдар Гәрәев, үзара салым акчалары хисабына эшләнәсе эшләр белән таныштырды. Беренче чиратта үзара салым хисабына яңа урыннан бирелгән зиратны киртәләп алырга кирәклеген , киләсе елда урамнарга куелган контейнерларны яңага алыштыру планнаштырылуын, алар өчен җирлектә 130 бетон мәйданчык, зур габаритлы чүпләрне куеп тору өчен өстәмә мәйданчык ясалачагын әйтеп китте. Мичәнбаш һәм Кырбаш авылларында үзара салым акчасына башкаралачак эшләр белән дә таныштырды.
3 ноябрь көнне Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире, китапханәче белән берлектә, «Убырлы карчык " дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Уен барышында балалар җиде этап уздылар, аларда табышмаклар, уеннар, каршылык полосалары һ.б. формасында биремнәр тәкъдим ителде. Балалар кыю , көчле, акыллы булуларын һәм барлык биремнәрне дә җиңел үтәүләрен күрсәттеләр.
17 октябрь көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә "Татарстан кроссы-2020" массакүләм ярышлары узды. Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтән башлап 55+категорияле 200 дән артык кеше катнашты. Кроссны ачу тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н. үткәрде. Кросста катнашучыларның барысы да дистанцияне узганнан соң, җиңүчеләр һәм призерларны дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.
Шәмәрдән авылының Совет урамында "Безнең ишегалды"программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре давам итә.
Шәмәрдән авыл җирлегендә мәчетнең манарасы алыштырылды. Мәчет имамы Газизов Д.И. битараф булмаган барлык кешеләргә күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт белдерде.