ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

6 март көнне Иске Икшермә авыл җирлегендә сугыш һәм тыл ветераннарына  Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырдылар. Медальләр тапшыруда Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Котдусов, җирлек башлыгы Н.Н.Нурмөхәммәтов һәм Байкиева К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе кадетлары катнашты.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

4
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 1 мартында Иске Икшермә авылы халкы Масленица бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмдә авыл халкы бик күңелле вакыт үткәрде: коймак, пирог белән сыйландылар, уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Ә бәйрәм ахырында Масленица карачкысы яндырдылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

23 февраль көнне Иштуган авылында Иске Икшермә авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективының отчет-иҗат концерты булып узды. Анда Татар Икшермәсе ансамбльләре "Нур" һәм "Самоцветы", Иске Икшермә ансамбле "Сударушки", солистлар, спектакльләр һәм хорлар катнашучылар чыгыш ясады. Быел отчет-иҗат концерты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган иде.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 16 февралендә  Казан шәһәрендә «А.В.Котков исемендәге XXIX Республика рус хор музыкасы фестивале» узды. Әлеге фестивальдә Иске Икшермә авыл җирлегенең “Сударушки” ансамбле чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 8 февралендә Иске Икшермә  авыл җирлегендә “Россия Чаңгы юллары-2020” – “Татарстан Чаңгы юллары-2020” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге ярышта мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләрем катнашты.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 3 февралендә "Мөхәммәтшин З.З." крестьян-фермер хуҗалыгында отчет җыелышы узды. Җыелышта Саба муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш.Хасаншин, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм АПК профсоюзы рәисе Г.Р.Нигъмәтҗанова, хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлар катнашты.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 28 гыйнварында Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыены булып узды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе укучылары һәр атна саен ялгыз яшәүче өлкәннәргә булышалар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлеге клубларында Иске Яңа елга багышланган чаралар узды. Әлеге чараларда авыл халкы да актив катнашты.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

1
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлеге мәдәният йортларында “Яңа елны” каршы алуга багышланган күңелле чаралар узды, авыл халкы матур гына ял итте. Барыгызны да Яңа 2020 ел белән!

Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.

Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International