5 май көнне Югары Симет мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы һәм 5 сыйныф укучылары белән берлектә “ Георгий тасмасы “ акциясендә катнаштылар. Тыл ветераннарын котлап , аларга Татарстан Республикасы Президенты һәм район Башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар.
Санитар-экологик чисталык икеайлыгы кысаларында 30 апрель көнне Югары Симет авыл җирлегенең Югары Симет һәм Түбән Симет авылларында өмәләр үткәрелде.
2022 нче елның 28 нче апрелендә, Байлар Сабасы спорт комплексында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Кубогының финал уеннары узды.
Бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көнен бәйрәм итү кысаларында, 25 апрель көнне Югары Симет мәдәният йортында, мәктәп белән берлектә «Яз. Шигърият.Тукай»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып үтте .
Бүген , Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р. , Югары Симет урта мәктәбе яшьармеецлары белән берлектә ,Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Зәйнетдинова Саимә Ибраһим кызына, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм котлавын һәм күчтәнәчен тапшырдылар.
Түбән Симет авылларында , Балтач районының "Энергоресурс" хезмәткәрләре тарафыннан , урам утлары светоид яктырткычларга алыштырылды. Барлыгы 27 лампочка куелды.
Язгы су басуны булдырмау максатында Югары Симет авыл җирлегендә су үткәргеч торбаларны кардан чистартылды.
Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Галимова Галимә Габдрахман кызының 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны юбилее белән, авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Ильгизәр Роберт улы һәм “Симет” хуҗалыгы җитәкчесе Зәйнетдинов Шамил Җәмил улы котладылар . Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.
20 март көнне Югары Симет авылы клубында , язны каршы алу – “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.
12 март Югары Симет авыл җирлеге бюджет хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре чаңгыда йөрергә чыкты