Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Вольфсон Илья Светославович күп балалы гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды
Югары Симет урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа елга бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигуралары ясадылар, территорияне бизәделәр. Мәктәп территориясе көндез генә түгел, төнлә дә матур булып тора.
Балаларыбыз өчен бәйрәм рухы һәм уңай эмоцияләр булдыру максатыннан, Югары Симет балалар бакчасы һәм Түбән Симет филиалы хезмәткәрләре көче белән кар фигуралары ясалды, бакча биләмәсе бизәлде.
Югары Симет авыл мәдәният йортында Яңа елга территорияне бизәүгә әзерлек башланды.
Югары Симет авыл җирлегендә көннәр җылынудан соң урамнарны чистарту оештырылды. Торак пункт буенча авыл юлларын чистарту вакытында башкарыла.
Югары Симет авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм оештырылды. Җылы киемнәр, урын-җир әйберләре, ашау ризыклары җыелды. Халыктан җыелган акчага егетләргә җылы киемнәр, итекләр сатып алынды.
Югары Симет урта мәктәбенең бию түгәрәгенә йөрүче кызлар район балалар иҗат үзәгендә үткән бию конкурсында катнашып кайттылар.
Россия Федерациясе Конституциясе көне - Россия Дәүләтенең истәлекле даталарының берсе, ул ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә.
Тимершык мәдәният йортында “Тату сыйныф серләре!” Республикакүләм конкурсының зона этабы булып узды. Бу бәйгедә Югары Симет урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары әти-әниләре белән катнашып, “Иң дус сыйныф” исеменә лаек булдылар. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, укуларында, эшләрендә уңышлар телибез.
Югары Симет авыл җирлегендә беренче кар яуганнан соң урамнарны кардан чистарту оештырылды. Торак пункт буенча авыл юлларын чистарту вакытында башкарыла. Җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыяте тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар кардан чистартылды.