Югары Симет авыл җирлеге 2023 елда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан уздырылган “Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!” район фестиваль конкурсында 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Шушы чарада катнашкан мәдәният хезмәткәрләренә, мәктәп коллективына, авылыбыз әбиләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Көчле бураннардан соң Югары Симет авыл җирлегендә урам юллары чистартылды. Көнне-төнгә ялгап эшләгән “Симет” җәмгыяте, шәхси хуҗалык тракторчыларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Югары Симет урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Ахмадуллин Инсаф Илгизәр улы көрәш буенча Татарстан беренчелегендә 2010-2011 нче елда туган яшүсмерләр арасында 2 нче урын алып кайтты. Тренеры Закиров Дилюс Ридаилович.
13.01.24 көнне Югары Симет мәдәният йортында, китапханә һәм Түбән Симет авыл клубы белән берлектә, өлкәннәр өчен ял кичәсе үткәрелде.
Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрделәр .
30 декабрьдә Югары Симет балалар бакчасында “ Көмеш кыңгырау" дигән яңа ел иртәсе узды.
30 декабрь көнне Югары Симет мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме уздырылды.
30.12.23 көнне Түбән Симет балалар бакчасында "Яңа ел" бәйрәме булып узды. Бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп әкият геройлары, Кыш бабай белән Кар кызы килде. Балалар алар белән җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар.
Югары Симет мәдәният йотында Югары Симет урта мәктәбе укучыларының күптән көтеп алган “Яна ел” бәйрәме шаулап-гөрләп узды. Бәйрәмгә балалар зур тырышлык белән әзерләнгәннәр, аларның һәр чыгышы матур һәм үзенчәлекле булды.