«Кунелемдэ калсын яшьлегем язлары!»

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Укытучылар - бөтен гомерләрен җир йөзендәге авыр, ләкин мактаулы эшкә багышлаган кешеләр ул. Алар үсеп килүче буын өчен ачык үрнәк. Тормыш тәҗрибәсе туплаган һәр кеше Остаз һәм укытучы булып тора. Кемгәдер педагог булып эшләү - ул мавыгу, кемгәдер бары тик һөнәр, ә кемгәдер бөтен тормышы. 24 май көнне Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре татар теле һәм әдәбияты педагогы Талия Тәлгать кызы Муллаяновага багышланган “Кунелемде калсын яшьлек язлары! " дигән кичә үткәрделәр.  Бәйрәм юбилеенда  мәктәп директоры Гарифуллин Рәфис Нәкыйп улы, Талия Тәлгать кызы белән озак еллар эшләгән укытучылар һәм, әлбәттә, аның яраткан укучылары катнашты. Бәйрәм тамашачыларны җирле артистларның талантлары белән сөендерде. Җырлар, биюләр яңгырады, алар барысына да онытылмас хисләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International