Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне – гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. Бу көнне туганнарыбызны котлау, якыннарыбыз белән вакыт уздыру гадәткә кергән. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ата - аналар һәм балалар белән «Минем гаиләм-минем шатлыгым» дигән чара үткәрделәр. Гаиләләр «гаилә портреты» бәйгеләрен бик яхшы башкардылар, һәр гаилә үз гаилә мавыгулары турында сөйләде, «музыкаль бәйге» - гаилә турында җырларны искә төшерделәр һәм җырладылар, «халык зирәклеге әйтә» бәйгесе, «өй эше» бәйгесе - ата-аналар һәм балалар туганлык мөнәсәбәтләре темасына катлаулы булмаган кроссворд чиштеләр, «Мин үз баламны беләмме», «хыялым йорты» бәйгесе, «сабый авазлары» бәйгесе " һәм башка бик күпләр. Шулай ук чара барышында китапханәче Саба район китапханәсе тарафыннан 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган "Утлы еллара кайтавазы" әдәби марафонында актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.