22 – 24 январь көннәрендә Казан шәһәрендә узган 2008-2009 елда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә авылыбыз егетләре зур уңышка ирешеп кайттылар. Ахмадллин Булат 80 кг авыр улчәүдә 2 урынны алды. Шулай ук Саба районы команда составында Ибрагимов Илшат белән Миңнуллин Шамил катнашты. Тренерлары Закиров Делюс Редаил улы. Көрәшчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.
Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен «Ах, бу иске Яңа ел» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр.
10 январь көнне Түбән Симет авылында яшәүче Гәрәева Гамилә Гарифулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Яңа ел - ул тылсым һәм бүләкләр бәйрәме. Яңа ел - кул эшләре өчен иң яхшы вакыт. Һәркем Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан йортны үзенчә бизи, әмма соңгы вакытта үз куллары белән ясалган бизәнү әйберләре популярлаша бара. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Гадәти булмаган чыршыны бизибез» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Югары Симет авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Кышкы әкиятләр буенча сәяхәт» викторинасы, малайлар һәм кызлар өчен күңел ачу уеннары үткәрделәр.
Яңа ел - әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмен "Чыршы янында кунакта» үткәрделәр.
2025 нче елның 30 нчы декабрендә Югары Симет мәдәният йортында китапханә һәм Түбән Симет авыл клубы белән берлектә "Хуш киләсең, Яңа ел"дип исемләнгән күптән көтелгән Яңа ел чарасы булып узды.
Яңа ел - әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. Яңа ел алдыннан Югары Симет мәдәният йортында күптән көтелгән бәйрәм — мәктәп укучыларының бәйрәме булды.
27 декабрь конне Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында Чыршы бэйрэме утте. Кыш бабай узенен мул капчыгы белэн бэйрэмгэ килде. Балалар узлэренен жырга, биюгэ осталыкларын курсэттелэр, шигырьлэр сойлэделэр. Эти-энилэр бэйрэмне яратып тамаша кылдылар.
25 декабрь көнне Югары Симет авыл китапханәсендә үз куллары белән бүләк ясарга өйрәтү максатыннан, балалар белән мастер класс үткәрелде.