Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы Ульяновск өлкәсенең Павловка бистәсендә уткәрелгән унынчы "Идел буе тирәлеге" Бөтенроссия милли мәдәниятләр фестивалендә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Биредә вокал, хореография коллективлары, декоратив - гамәли иҗат осталары, төрле юнәлештәге һөнәрчеләр җыелган иде. Икенче көнне Саба районының иҗат коллективы Морат авылы тамашачылары алдында чыгыш ясады. Һәр чыгышны алкышлар белән каршы алдылар, рәхмәт һәм ихтирам сүзләре җиткерделәр.
Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылы зиратында “Трансагрокорм” ҖЧҖ оешмасы корыган агачларны, куакларны кисү эшләрен башкара.
29 июнь көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, җәмәгать белән намаз укылды.
23 июньдә Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Мирас" фольклор коллективы белән берлектә Казан сабантуенда катнаштылар, йон җеп җегерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Кабага бәйләп куелган йоннан орчык ярдәмендә җеп җегерләп, шул җептән оекбаш, бияләй, шарфлар бәйләп булуы турында сөйләделәр. Сабантуй кунаклары зур кызыксыну һәм игътибар белән осталарның куллары астыннан нәзек йон җепнең ничек сузылуын күзәтеп тордылар, аннары үзләре бу һөнәрне үзләштереп җеп җегерләп карадылар.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу даими алып барыла.
Олы Шыңар урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Дуслык” лагерена йөрүче балалар белән Саба районы китапханәсенә һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендәге “Гаилә” паркына экскурсия оештырылды.
Кече Шыңар мәдәният йортында җәйге каникуллар вакытында балалар белән эш план буенча алып барыла. 11 июньдә "Күңелле каникуллар"уен программасы узды. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафеталар белән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар.12 июньдә Олы Шыңар авыл китапханәсе балалар өчен “саф һавада китап уку”ны оештырды. 13 июньдә "Әдәби алан" проектында катнашучылар өчен балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класс уздырылды. Катнашучылар матур шәм ясарга өйрәнделәр.14 июньдә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Җыр дусларын җыя » дип аталган балалар концерты оештырдылар. Аерым җырчылыр, хор белән җырлау, биюләр белән чыгыш ясадылар.15 июньдә «Бүген сәламәт булу - модалы һәм абруйлы» дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә барышында ни өчен хәзерге җәмгыятьтә сәламәт булу модалы һәм дәрәҗәле булуы турында фикер алыштылар. 18 июньдә Олы Шыңар авыл китапханәчесе яшь укучыларны яңа китаплар белән таныштырды.
14 июньдә Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегенең административ бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат Илдар улы гражданнарны кабул итте.
Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә-ил терәге» конкурсында Олы Шыңар авыл җирлегендә яшәүче иҗади гаиләләр катнашты. Садыйковлар һәм Нәбиуллиннар гаиләләре төрле турларда ярыштылар - гаиләнең визит карточкасы, баланы биләү, токмач кисү, интеллектуаль тур һәм иҗади чыгыш. Иҗади турда гаиләләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.
12 июньдә Кече Шыңар мәдәният йортында Россия көненә багышланган "Кече Ватанымнан Россия башлана" дигән мәгълүмат сәгате узды.