ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу  даими алып барыла.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

14 июнь көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар  җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды,  җәмәгать белән  намаз укылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

10
июнь, 2025 ел
сишәмбе

 8 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды. 2025 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча “Чәчү батыры” исеме  Маликов Ниязга , “Кыр батыры” исеме  “Туган як” җәмгыяте механизаторы Маликов  Илназга   бирелде, ул  тәкә белән бүләкләнде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды.Халык бик күп җыйналган иде, бер-бер артлы ярышлар  үткәрелде : татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү,чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы. Катнашкан кешеләргә  бүләкләр дә бик мулдан булды. Уеннар белән аралашып  концерт та барды.  Сабантуйның баш батыры исеменә  Ахунҗанов Рифат Ришат  улы лаек булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

3
июнь, 2025 ел
сишәмбе

  31 май  көнне Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30
май, 2025 ел
җомга

Югары профессионализм һәм югары класслы спортчыларны әзерләү эшендә ирешкән уңышлары өчен тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы Татарстан Республикасы сумо Федерациясенең Рәхмәтенә лаек булды. Ә аның шәкертләре Азалия Семенова һәм Фәрхуллина Кристина ирешкән уңышлары өчен ТР Спорт министрлыгы грамотасы белән бүләкләнделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

28
май, 2025 ел
чәршәмбе

Балалар техник иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча район фестивалендә 2024-2025 уку елы нәтиҗәләре буенча укучыларга өстәмә белем бирү, спорт, иҗат һәм техника дөньясына тартуда, балаларның шәхси мөмкинлекләрен үстерүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Олы Шыңар урта мәктәбе судомоделләштерү берләшмәсе  җитәкчесе Мөхетдинов Фәнзир Якуб улы, ярышларда катнашучы ,  Мөхетдинов Айзат, Мубараков Самат, Тимергалиев Зиннур  Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт сүзенә лаек булдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

23
май, 2025 ел
җомга

2025нче елның  23нче  маенда  Гайнанов Хәбир Гайнан улына    90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм  “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә  кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

14
май, 2025 ел
чәршәмбе

Май бәйрәмнәре вакытында Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендәге  Оет авыл зиратында чистарту буенча өмә үткәрелде. Авылда яшәүчеләр дә, кайткан  кунаклар да актив катнашты.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

 Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Олы Шыңар авыл җирлегендә  тыл ветераннарына   Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә  Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар  үткәрелде.  Һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., Саба районы  җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Галиуллин А.М.; Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мубараков Р.Г.; “Туган Як” җәмгыяте директоры Саубанов Ф.К.; ветераннар Советы рәисе Гарипов А.М.   халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды һәм  һәйкәлләргә чәчәкләр куелды. Митингтан соң мәдәният йортында һәм авыл клубында бәйрәм концертлары булды. Бәйрәм атмосферасында сугыш һәм халык җырлары, сугыш турында шигырьләр яңгырады, мәдәният йорты һәм урта мәктәп иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International