Олы Шыңар авылының Абдулла Алиш урамында гражданнарның үзара салымы хисабына каты өслекле юл салынды. Урамда яшәүчеләр уңайлылык һәм хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итә торган сыйфатлы юлдан файдалана алачак.
Олы Шыңар авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Кече Шыңар авылында гражданнарның үзара салымы хисабына каты өслекле юл салынды. Юлларны ремонтлау халык өчен уңайлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырачак.
Олы Шыңар авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Чулпыч авылында гражданнарның үзара салымы хисабына каты өслекле юл салынды. Юлларны ремонтлау халык өчен уңайлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырачак.
9 август көнне «Татарстанда җәй» проекты кысаларында ачык һавада «Авыл урамнары буйлап барам» дигән урам концерты булды. Концертны Олы Шыңар авылының Муса Җәлил урамында яшәүче яшьләр әзерләде. Чарада катнашучылар матур музыкаль номерлар күрсәттеләр. Бәйрәм атмосферасын җанлы музыка һәм җәйге кичнең җылы мөхитеннән ләззәт алган җирле халык та хуплады.
Олы Шыңар авыл җирлегенең Оет авылында М.Җәлил урамы буенча гражданнарның үзара салымы хисабына каты өслекле юл салынды. Юлларны ремонтлау халык өчен уңайлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырачак. «Рамазан» оешмасы үз эшен сыйфатлы башкара.
7 август көнне Оет авылы клубы мөдире «Туган як мәңгегә сөекле» исемле танып-белү программасы үткәрде. Чара барышында балалар авылның гаҗәеп табигате, шулай ук аның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чарада катнашучылар туган якны өйрәнү викторинасында бик теләп катнаштылар.
5 август көнне Оет авыл клубы мөдире "Светофор - җәяүленең дусты, ул юл буенда тора»дигән танып белү – уен сәгате үткәрде. Чарада балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Алар юл билгеләре, светофор сигналлары белән таныштылар, транспорт һәм җәяүлеләр турында тагын бик күп кызыклы мәгълүматләр алдылар. Куркынычсызлык әлифбасын җиңелрәк өйрәнү өчен, балаларга командаларга бүленеп табышмаклар, ребуслар һәм викториналар рәвешендә мавыктыргыч биремнәр үтәргә тәкъдим ителде. Җаваплар вакытында балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, зирәклекләрен һәм игътибарлылыкларын күрсәттеләр.
2 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Татарстанда җәй» проекты кысаларында, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, Олы Шыңар авылы халкы өчен кич утыру оештырдылар. Бу юлы Һади Такташ урамында яшәүчеләр җыелды, халыкта бу урамны - «Арт урам» дип йөртәләр.
Кич утыру - нәселдән килгән халык йолаларының берсе, ул кешеләрне берләштерә, күршеләргә, кунакларга һәм авыл халкына җәйге җылы кичләрдә аралашырга мөмкинлек бирә. Авылдашлар бу очрашуны түземсезлек белән көттеләр, табын әзерләделәр, самавырдан чәй эчтеләр, авылдашларының тормышыннан кызыклы вакыйгаларны, яшьлекләрен искә төшерделәр. Бу вакытта балалар урам уеннары уйнадылар, спорт ярышларында катнаштылар, өлкәннәр гармунга авыл көйләрен җырладылар, "Наза", "Түгәрәк уен", "Йөзек салышлы" уеннарын уйнадылар. Бәйрәм күңелле узды, барысы да канәгать калды.
3 август көнне Оет авыл клубы мөдире "Татарстанда җәй" проекты кысаларында «Традицион булмаган рәсем техникасы» темасына мастер - класс үткәрде. Традицион булмаган техника белән рәсем ясау-ул теләсә кайсы яшьтәге балаларны гаҗәпләндерә һәм сокландыра торган мавыктыргыч эшчәнлек. Болар-бармак белән рәсем ясау, кул белән рәсем ясау, мамык таякчыклар белән рәсем ясау һ. б. Мастер-класста катнашучыларның барысына да традицион булмаган ысул белән рәсем ясау ошады, алар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.
2 август көнне Оет авылы клубы мөдире "Зарарлы гадәтләр белән көрәш"исемле аралашу сәгате үткәрде. Чара барышында балалар файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында мәгълүмат алдылар. Аларның барлыкка килү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук «Начар гадәттән авыруга» дигән зур булмаган видеоролик карадылар.