"Шытсу" ир-атлар волейбол командасы район чемпионатында актив катнашты.
Татарстан Республикасының Төньяк районнары казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев Елыш авылы мәчетендә вәгазь сөйләде.
Югары Шытсу мәдәният йортында Хидиятуллиннар гаиләсенә багышланган юбилей кичәсе булып узды.
8 март бәйрәме уңаеннан " Шытсу АХП" ҖЧҖдә хатын-кызларга багышланган чара үткәрелде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына истәлекле медальләр тапшырылды.
Түбән Шытсу авылында Мәгъсүм Фәйзиев истәлегенә багышланган көрәш турниры булып узды.
13 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Әллүки" клуб берләшмәсе членнары өчен герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган "Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар 2020нче елның истәлекле даталары турында белделәр, шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Шулай ук Муса Җәлил схзләренә язылган "Карак песи" җырын җырладылар. Шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә куелды. Әдәби сәгать герой шагыйрь турында презентация карау белән тәмамланды.
14 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йортында "Фикердәш" клубы членнары белән Гашыйклар көне уңаеннан "Февральнең якты бәйрәме" дигән күңел ачу чарасы үтте. Катнашучылар үзләренең яшьлек чорларын искә төшерделәр, романтик истәлекләр белән уртаклаштылар. Алар өчен конкурслар, уеннар оештырылды. Шулай ук "Баллы көн" дигән стенгазета чыгарылды. Газетага һәр кеше мәхәббәт турында фикерләр язды. Чара бар кешегә дә мәхәббәт һәм бәхет теләп тәмамланды.
Мамалай авыл клубында Түбән Шытсу авыл җирлегенең иҗат отчет концерты булып узды.