Югары Шытсу авылында физкультурачылар көненә багышланган мини-футбол турниры булып узды. Барлыгы 8 команда катнашты. Мәктәп укучылары арасында җиңүне Елыш командасы яулады, икенче урында Түбән Шытсу, өченче урында Югары Шытсу командалары. Ир-егетләр арасында беренче урынны Югары Шытсу командасы алды, икенче урында Юлбат командасы, өченчедә "Старший" командасы. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр. Иганәчеләр: ИП Сунгатуллина, ИП Нуриева.
Елыш авылында елга яры буенда үскән чүп үләннәрен чабу буенча өмә булып узды. Авыл халкы әлеге эштә актив катнашты.
Югары Шытсу китапханәсендә балалар катнашында кул эшләре белән бәйле мастер класс үткәрелде.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә балалар өчен чыгарылган журналлар белән танышуга кагылышлы тематик сәгать үткәрелде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә Саба урман хуҗалыгы, яр буйларын ныгыту максатыннан, барлыгы 10 гектар җиргә агачлар утыртты.
Елыш авылында Югары Шытсу мәдәният йорты һәм Елыш авыл клубы белән берлектә балалар катнашында концерт булып узды.
Югары Шытсу авылында Елыш һәм Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар катнашында концерт булып узды. Барлык чыгышлар тамашачы тарафыннан би җылы кабул ителде.