ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Туган илнең өч төсе" дип исемләнгән иҗади остаханә оештырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында Бердәм Россия партиясенең мобиль кабул итү пункты эшләп китте. Халык үзен борчыган сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Балачак әдипләре" дип исемләнгән чара узды. Балалар яңа китаплар белән таныштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы бадминтон буенча шәхси-команда ярышында 2нче урын алды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авылында физкультурачылар көненә багышланган мини-футбол турниры булып узды. Барлыгы 8 команда катнашты. Мәктәп укучылары арасында җиңүне Елыш командасы яулады, икенче урында Түбән Шытсу, өченче урында Югары Шытсу командалары. Ир-егетләр арасында беренче урынны Югары Шытсу командасы алды, икенче урында Юлбат командасы, өченчедә "Старший" командасы. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр. Иганәчеләр: ИП Сунгатуллина, ИП Нуриева.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

3
август, 2021 ел
сишәмбе

Югары Шытсу авылында иске йорт сүтелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Елыш авылында елга яры буенда үскән чүп үләннәрен чабу буенча өмә булып узды. Авыл халкы әлеге эштә актив катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу китапханәсендә балалар катнашында кул эшләре белән бәйле мастер класс үткәрелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

31
июль, 2021 ел
шимбә

Югары Шытсу авыл китапханәсендә балалар өчен чыгарылган журналлар белән танышуга кагылышлы тематик сәгать үткәрелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International