Югары Шытсу авылында гуманитар ярдәм эше дәвам итә. Шушы көннәрдә мендәр әзерләү эше башланып китте. Барлык ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт!
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Багманова Филүзә, Файзрахманова Румия Республика күләмендә үткәрелгән фән олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты фәненнән җиңүче һәм призер булдылар. Котлыйбыз!
Югары Шытсу мәдәният йортында студентлар көненә багышланган чара булып узды. Бәйрәм чарасында студентлар күңелле аралашып, кызыклы уеннар уйнап, шулай ук музыка уен коралларында уйнап, ял иттеләр.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә Гаилә елы ачылышына багышланган чара булып үтте. Әлеге чарада гаиләләр катнашты. Алар кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар истәлек бүләкләренә ия булдылар.
29 январь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында гражданнар җыены булып үтте. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. һәм төрле оешма, учрежденияләрнең җитәкчеләре катнашты. Җыен барышында отчет чыгышлары тыңланды һәм 2024 елга планнар куелды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урамнарны кардан чистарту эше вакытында башкарыла. Күп кар яву нәтиҗәсендә урамнар тараеп калды, бүген әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан, "СХП Шытсу" ҖЧҖ тарафыннан өстәмә техника куелды һәм урамнар киң итеп чистратылды. Авыл хуҗалыгы җәмгыятенә рәхмәт белдерәбез.
Югары Шытсу авылы халкы ярдәме белән гуманитар ярдәмнең чираттагысы тапшырылды.
Югары Шытсу мәдәният йортында "Үкенерлек түгел үткәннәр" исеме астында бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге бәйрәм, агымдагы елда үзләренең 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләргә багышланды. Юбилярлар үзләре белән якыннан таныштырдылар, кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Әлеге бәйрәм чарасы концерт номерлары, котлаулар белән үрелеп алып барылды.
Елыш авыл клубында Искечә Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Бәйрәмдә җырлы-биюле тамаша, кызыклы уеннар тәкъдим ителде.
Югары Шытсу авылы халкы тырышлыгы белән мобилизациядә булган егетләргә гуманитар ярдәм эше актив алып барыла. Кием-салым, җылы носкилар бәйләнде, азык-төлек җыйналды. Барлык булышлык күрсәтүчеләргә зур рәхмәт. Ярдәм итү эше алга таба дәвам ителә. Шушы көннәрдә "Солдатка өйдәге аш" акциясен башлап җибәрүчеләрнең берсе Гүзәл Садыкова белән очрашу булды. Очрашуда әлеге акциянең барлык нечкәлекләре аңлатылды. Әлеге юнәлеш буенча да ярдәм эше башланып китте.