"Гаилә - ил терәге" бәйгесе

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

11 май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында "Гаилә - ил терәге" бәйгесенең җирлек этабы булып узды. Әлеге бәйгедә Югары Шытсу авылыннан Мәүлетовлар, Хидиятуллинар, Түбән Шытсу авылыннан Шакировлар һәм Фаляхутдиновлар гаиләсе катнашты. Бәйге өч турдан торды. Беренче турда гаиләләр үзләре белән таныштырды, икенче турда әтиләр бала төрү ярышында көч сынаштылар, әни кешеләр исә токмач кисүдә осталыкларын күрсәттеләр. Өченче турда гаиләләр тарафыннан иҗади чыгышлар тәкъдим ителде. Бәйге нәтиҗәләрен жюри әгъзалары түбәндәгечә игълан итте: Фаляхутдиновалар иң сөйкемле гаилә, Шакировалар иң тәвәккәл, Мәүлетовлар иң иҗади һәм Хидиятуллиннар иң сәләтле гаилә буларак танылды. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International