Иске Мичән авылында мастерской бинасын төзү эшләре дәвам итә.
2019 елның 26 октябрендә Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда Мичән авыл җирлеге актив катнашты һәм шәһәр халкына авыл халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларының экологик чиста продукциясен тәкъдим итте.
Керәнне авылы клубында « Көзнең яме-көзге муллыкта”-дип исемләнгән “ Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде.
14 октябрь көнне, Яңа Мичән авыл китапханәсендә ,7 нче Төбәкара “ Китапханәдә М.Ю. Лермонтовны укыйбыз” акциясе кысаларында , “ Михаил Лермонтов-гордость и слава России”- дигән әдәби сәгать үткәрелде. Бөек рус язучысының китапларыннан күргәзмә куелды, шигырьләре кычкырып укылды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында, Мичән авыл җирлегенә кергән авылларда, мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары оештырдылар. Барлык пенсионерлар да үзләре эшләп чыккан оешмалардан бүләкләр алдылар.
14 сентябрь көнне Мичән авыл җирлегендә Урман көненә карата агач утырту акциясе булып узды.
21 сентябрь көнне Мишә авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2019", "Татарстан кроссы-2019" ярышы булып узды. Йөгерештә балалар бакчасына йөрүче балалар, мәктәп укучылары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты.
Керәнне авылында яшәүчеләр изге Болгар җирендә сәяхәттә булып кайттылар.
Яңа Мичән авылында яшәүчеләр изге Болгар җирендә сәяхәттә булып кайттылар.
«Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Мичән” бүлекчәсендә урып- җыю эшләре башланып китте. Бугенгесе көндә 30 гектар җирдән тритикаля, 120 гектар җирдән арыш һәм 195 гектар җирдән арпа җыеп алынды. Урып- җыю эшләрендә 3 комбайнда, механизаторлар Загидуллин Фаяз, Сайфутдинов Фидәиль һәм Низамов Расимнар тырышып эшлиләр.