ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "көзге кыз" темасына мастер-класс узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы чигендәге мәйданчыкны төзекләндерү буенча эшләр башкарылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба муниципаль районы Сатыш авылы яр буен төзекләндерү эше тәмамланды. Эшне "ПМК - Мелиорация" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы җиңүчесе. "Сатыш авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенә социаль - икътисади үсештә ирешкән нәтиҗәләре өчен автомобиль бүләк ителде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6 ноябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Халыклар дуслыгында-көч»дип исемләнгән концерт номерлары белән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.”Татарстан-минем республикам" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары авылдагы һәйкәл-обелискка бардылар. Арабыздан вакытсыз киткән Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар. Укучылар һәйкәлнең тирә-ягын чүптән арындырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авыл клубы мөдире балалар өчен "Үз сәламәтлегеңне сакла" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтү. Бер-береңә дусларча мөнәсәбәт һәм ярдәмчеллек тәрбияләү.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә,туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннаң “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.  ​ 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районы Сатыш авылы яр буен төзекләндерү эше дәвам итә. Эшне "ПМК - Мелиорация" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә танылган шагыйрә С.Сөләйманованың тууына 95 ел тулу уңаеннан "Мин җырларымны көйгә салдым" дигән темага әдәби сәгать үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International