ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә " Терроризм-тормыш куркынычы « дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар терроризмның нәрсә икәнен белделәр, аңа ничек каршы торырга кирәклеген белделәр, шулай ук терактлар янау шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Алып баручылар балаларга төрле авыр тормыш хәлләре һәм мондый очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар үз фикерләрен белдерделәр, сорауларга актив җавап бирделәр

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Татарстан Республикасы көненә, ТАССРның 100 еллыгына,Саба районының 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Татарстан Республикасы» дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш гомуми белем бирү мәктәбендә белем бәйрәме булып узды. 1 сыйныфка 9 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 126 укучы белем алачак. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә район башлыгы Минниханов Р.Н. катнашында гражданнар җыены булып узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

29
август, 2020 ел
шимбә

22 август көнне Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча районара турнир узды. Турнирда Саба, Теләче, Кукмара, Әтнә районнарыннан 7 команда катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21 август көнне Мамалай авылында  мини- футбол буенча "Мамалай авылы күчмә кубогы" ярышы үтте. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23 август көнне Мамалай авыл клубында «Россия флагы көне» дип исемләнгән балалар өчен мәгълүмати-танып-белү программасы булып узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22
август, 2020 ел
шимбә

16 август көнне Теләче районының Иске Җөри авылында ир - ат командалары арасында «Таллы күл» призына мини-футбол ярышлар узды. Сатыш авыл җирлегеннән 5 команда катнашты: Сатыш, Бигәнәй, Мамалай-1, Мамалай-2, Сатыш урта мәктәбе. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урын – «Җөри» командасы, 2 урын – «Сатыш» командасы, 3 урын - «Бигәнәй», 4 урын-«Мамалай-1»командасы.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20 нче август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Без яши торган төбәк " дип исемләнгән викторина үткәрделәр.Чара ТАССРның 100 еллыгына,Саба районының 90 еллыгына багышланган иде. Чара барышында балалар туган як, бу җирдә яшәүче халык, районыбызның байлыгы турында кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар кызыксынып «Мин үз ягым турында нәрсә беләм»викторинасы сорауларына җавап бирделәр.Китап күргәзмәсе куелды.  Балалар Саба районының яшәү урыны гына түгеллеген , төрле милләт, язмыш һәм характердагы кешеләрне бербөтен итеп берләштерүче уртак йорт булуын белделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ел саен 19 августта һәвәскәрләр һәм профессионаллар Бөтендөнья фотография көнен билгеләп үтә. Бәйрәм 2009 елда Австралия фотографы Корске Ара инициативасы белән гамәлгә куелган иде. Бу истәлекле көн уңаеннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре балаларны фотограф һөнәре белән таныштырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International