ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Сатыш авыл җирлегендә арендалы йортлар төзү буенча эшләр бара. Төзелешне "Кристалл" ҖЧҖ алып бара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ел саен декабрьдә Сатыш авыл җирлегендә инвалидлар декадасы үткәрелә. Шул уңайдан 1 декабрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә- музеенда авылыбызның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре өчен агач тактага рәсем ясау буенча мастер класс үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

28-29 ноябрь көннәрендә Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында әниләр көненә багышланган концерт куелды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Сатыш авылында елга аша үтәр өчен җәяүлеләр күперен төзү буенча эш башкарылды

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

25 ноябрь көнне Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә, 1-4 сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм саклау буенча, инспекторлар Ягафарова Г.Н. һәм Насыйбуллин И.Д. катнашында чара үткәрелде. Дәрес укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23 ноябрь көнне Сатыш авыл мәдәният йортында "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Сатыш бүлекчәсенең авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды..

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

 2020 елның 21 ноябрендә Чәбки- Саба авылыннан хезмәт ветераны Шляпина Шәфкыя Абдрахман  кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай ук,  2020 елның 23 ноябрендә Сатыш авылыннан хезмәт ветераны Кәримова Факиһә Корбан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. .Юбилярларны Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәһим улы котлады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, яшьләр өчен «Толерантлык – тынычлыкка юл " дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе куелды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21
ноябрь, 2020 ел
шимбә

 Дәүләт программасы нигезендә, авылда яшәп шунда эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту максатыннан, Мамалай һәм Казанчы- Бигәнәй авылларында өч йорт төзеләчәк. Бүгенге көндә фундамент эшли башладылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында  "Минем йортым, минем гаиләм" дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Балалар мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар, шулай ук, табышмакларга җавап таптылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International