Дәүләт программасы нигезендә, авылда яшәп шунда эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту максатыннан, Мамалай һәм Казанчы- Бигәнәй авылларында өч йорт төзелеп килә.
Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында Яңа елга багышланган чаралар үтте.
2 нче гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында авыл балалары өчен «Яңа ел чыршысы янында кунакта» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды.
Сатыш авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.
Безнең илдә ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Конституция көне - Россия дәүләтенең иң истәлекле даталарының берсе. 11 декабрь көнне Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен "Конституция безнең бар нәрсәбез"дигән темага әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмәнең максаты: үз илең өчен горурлык, Ватанга мәхәббәт һәм Россия тарихына карата кызыксыну хисе тәрбияләү. Чара ахырында балаларга сораулар бирелде, аларга бик теләп җавап бирделәр.
11 декабрь көнне Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көнендә «Яхшылык дөньяны коткара» акциясен дәвам иттеләр.
9 декабрь көнне Мамалай авыл клубы мөдире, Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе белән берлектә, Ватан Геройлары көненә багышланган «Ватан геройлары» дип исемләнгән тарихи викторина үткәрделәр.
Сатыш авылында иске йорт сүтү эше башкарылды.
Сатыш авыл җирлеге "Бердәм РОССИЯ" партиясенең "Иң яхшы беренчел бүлекчәсе" конкурсында 2 нче урынны яулады. Сатыш авыл җирлегендә партия секретаре-Шәфигуллин Фаил Фахим улы.
3 декабрь - Билгесез солдат көне, шул көн уңаеннан Сатыш авыл җирлегендәге бюджет оешмасы җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.