Россиядә Ватан Геройлары көне-илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көн уңаеннан Мамалай авыл клубында Бигәнәй китапханәсе белән берлектә "Минем Россия Геройлары" дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде.
Билгесез солдат көне-Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ел саен - 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, яшьләр өчен ”Бөртекләп җыелган гомер” дип исемләнгән әдәби чара оештырдылар.
Мамалай авыл клубында Аналар көненә багышланган музыкаль-уенлы чара булды.
Сатыш, Бигәнәй, Мамалай, Сәрдә мәдәният йортларында мәдәният хезмәткәрлэре һәм авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында Х. Ибрахимның " Кызыма килер йөз кеше" диеп исемләнгән комедиясе сәхнәләштерелде.
Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар үткәрелде. Шундыйлардан “Математик брейн-ринг”, “Умницы и умники”, “Своя игра” интеллектуаль бәйгеләрен әйтеп китәргә була. Укучылар математика, физика, информатика фәннәреннән тапкырлыкта, җитезлектә сынаштылар.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Татар милли ашлары" темасына тозлы камырдан мастер-класс узды.
Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында, балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, Бигәнәй "Ромашка" балалар бакчасында полиция хезмәткәрләре белән очрашу узды.
Сатыш авыл җирлегендә халык өчен куркыныч тудырган агачлар киселде.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "көзге кыз" темасына мастер-класс узды.