ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2020 ел
шимбә

20 нче август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Без яши торган төбәк " дип исемләнгән викторина үткәрделәр.Чара ТАССРның 100 еллыгына,Саба районының 90 еллыгына багышланган иде. Чара барышында балалар туган як, бу җирдә яшәүче халык, районыбызның байлыгы турында кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар кызыксынып «Мин үз ягым турында нәрсә беләм»викторинасы сорауларына җавап бирделәр.Китап күргәзмәсе куелды.  Балалар Саба районының яшәү урыны гына түгеллеген , төрле милләт, язмыш һәм характердагы кешеләрне бербөтен итеп берләштерүче уртак йорт булуын белделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ел саен 19 августта һәвәскәрләр һәм профессионаллар Бөтендөнья фотография көнен билгеләп үтә. Бәйрәм 2009 елда Австралия фотографы Корске Ара инициативасы белән гамәлгә куелган иде. Бу истәлекле көн уңаеннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре балаларны фотограф һөнәре белән таныштырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15
август, 2020 ел
шимбә

12 август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Ямьле Саба» проекты, ТАССРның 100 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан балалар белән «Гаҗәеп үсемлекләр дөньясы»дип исемләнгән экологик экскурсия оештырдылар. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Оештыручылар балаларны урман үсемлекләре, агачлар белән таныштырдылар. Алар бик күп кызыклы фактлар белделәр,хайваннар,үсемлекләр, файдалы һәм зарарлы бөҗәкләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында авыл эчендәге юлны асфальтлау буенча эш башкарылды. Барлыгы 700 метр асфальтланган. «Татавтодор» АҖнең Саба филиалы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында дүртенче ел рәттән Саба районы оешуга 90 ел тулуга багышланган "Сатыш авыл җирлеге Кубогы-2020" турниры үткәрелде. Турнирда Саба һәм Теләче районнарыннан 6 команда катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

28
июль, 2020 ел
сишәмбе
Сатыш авылы Мамаев урамы буенча 2б торак йортын су белән тәэмин итәр өчен су торбасы сузу эше башкарылды.
Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл мәдәният йорты бинасында канализация һәм су кертү эше башкарылды. Эшне АҖ "Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе"  башкарды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.  Барлыгы 534 м юл җәелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Казанче Бигәнәй китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "сәламәтлек артыннан сәяхәт" исеме астында экскурсия оештырдылар.Башта китапханәче балаларны физик культура турындагы китаплар белән таныштырды.Аннан күңелле спорт уеннары башланды.Бу яшьтәге балалар өчен яраткан уеннар уйнадык.Балалар бик канәгать калдылар, чөнки вакыт файдалы һәм күңелле үтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International