4 нче январь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Кышкы әкият ясыйбыз" дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста катнашучыларга кышкы әкият ясарга тәкъдим ителде. Һәркем үзенең рәсемендә гаҗәеп һәм онытылмас кышкы әкият турындагы күзаллауларын чагылдырды. Күп кенә рәсемнәр якты хыял, фантазиялелеге һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Китапханәдә «Кышкы әкият юллары буйлап” дтп исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. һәм Кыш бабай белән җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсен Яңа ел белән котлау оештырды.
Бигәнәй авылы мәдәният йортында "Бездә Яңа ел, Яңа ел кунакка дәшә" дигән Яңа ел бәйрәм тамашасы булып узды.
30 декабрь көнне Сатыш мәдәният йортында традицион лотерея билетлары уйнатылды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә, гаилә елын йомгаклап, “Гаиләмнең яраткан шөгыле” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә укучыларның гаиләләренең оста куллары белән эшләнгән гаҗәеп матур һәм бик кызыклы иҗади эшләре тәкъдим ителде.
Яңа ел бәйрәмнәре мөһите тудыру максатыннан Сатыш авыл җирлегендә урнашкан оешма - предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар уз территорияләрен кар – боздан ясалган сыннар, төрле төстә балкып янучы утлар һәм дә Яңа ел чыршысы белән бизәү зшләре алып баралар. Барыгызга да 2024 ел мәшәкатьләре артта калсын, ә 2025 елга аяк басканда теләнәчәк барлык хыяллар да чынга ашсын дип теләп калабыз!
Сатыш авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек бара.
9 нчы декабрьдә илебез ел саен Россия тарихының истәлекле датасын – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары яу кырында һәлак булганнарга куелган һәйкәл-обелискны тәртипкә китерделәр, геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сатыш авыл китапханәсендә "Без сине хәтерлибез, Билгесез солдат!" дип исемләнгән патриотик сәгать булды.