ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Яңа Мичән авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, шагыйрь Нури Арслановның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Тылсымлы шагыйрь” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Үткәрелгән чарада китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белделәр. Аның сүзләренә язылган җырлар тыңланды.Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Ел саен 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә.Бу көн миллионлаган кешене тынычлык турында уйланырга, шул хакта ни дә булса эшләргә тырышырга мәҗбүр итә. Иләбәр авыл китапханәсе мөдире “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Безгә тынычлык кирәк” дигән исем астында тематик сәгать уздырды.Балаларга тынычлык темасына шигырьләр, әкиятләр кычкырып укылды.Тынычлык символы булган ак күчәрченнәр турында бай мәгълүмат җиткерелде.Балалар кәгазьдән кисеп ак күгәрченнәр ясадылар.Соңыннан сорауларга тулы җаваплар бирделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

20нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсенең “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен «Янгын куркынычсызлыгы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.  Тематик сәгать “Ут белән сак бул” китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Китапханәче укучыларны  балалар язучыларының янгын турында әсәрләре белән таныштырылып: С.Маршак “Кошкин дом”, “Пожар”, К.Чуковский “Путаница”, Л.Толстой “Пожарные собаки”, С.Михалков “Дядя Степа”, мәгълүмат бирде. Чара Саба муниципаль районы буенча гражданнар оборонасы белгече Тимергалиева Л.Р. чыгышы белән дәвам итте. Укучыларны янгын чыгуның гомуми сәбәпләре, янгынның куркыныч факторлары, янгын сүндерү чаралары һәм алардан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды.  «Это я, это я, это все мои друзья!», «Огонь и вода» уенында укучылар актив катнашып, «Чайнворд» сорауларына да җавап биреп, үзләренең янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре белүләрен  күрсәттеләр. Чара ахырында укучыларга истәлекле буклетлар тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

14нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә, “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, Саба гимназиясенең 1 “В” сыйныф укучылары өчен  (сыйныф җитәкчеләре Әүбакирова А.Р.) «Мәдәни дөнья» дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче Шакирҗанова И. укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге”н ничек эшләп бару кагыйдәләре турында сөйләде һәм әти-әниләре белән бергә “Укучының мәдәни көндәлеге”  сайтына теркәлеп, конкурсларда катнашырга киңәш итте. Ә чараның икенче өлешендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли костюмнарын искә төшерделәр һәм камзол, бизәкле читек һәм түбәтәй, калфак сурәтләнгән пазллар җыйдылар. Чара ахырында барлык укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Саба район үзәк китапханәсе "Уңыш бәйрәме" дип исемләнгән фотозона һәм китап күргәзмәсе белән үзәк мәйданда оештырылган "Кабак" бәйрәмендә катнашты. Фотозона һәм китаплар район халкы һәм кунакларда  зур кызыксыну уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

7нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә, “Укучының мәдәни

көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, Саба гимназиясенең 1 “Г”

сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Шамилова И.И.) «Мәдәни

дөнья» дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче Шакирҗанова И.

укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге”н ничек эшләп бару кагыйдәләре

турында сөйләде һәм әти-әниләре белән бергә “Укучының мәдәни көндәлеге”

сайтына теркәлеп, конкурсларда катнашырга киңәш итте. Ә чараның икенче

өлешендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның

милли костюмнарын искә төшерделәр һәм камзол, бизәкле читек һәм

түбәтәй, калфак сурәтләнгән пазллар җыйдылар. Чара ахырында барлык

укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

2
сентябрь, 2022 ел
җомга

Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Тенеки һәм Ю-Алан авыл клубы мөдирләре белән берлектә Саба-Мингәр - Лесхоз маршруты буенча авылдашларга экскурсия оештырдылар. Сәяхәт программасы буенча яңа «Гаилә» паркында булдылар, Шукат Хәсән улының кечкенә музеенда тормыш юлы һәм иҗаты белән оештыручы бу хакта таныштырды .Аннары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, дендрология бакчасында, "Ябалакта кунакта" паркында, оранжереяда булдылар. Экскурсиядә барышында оештыручы Гыйльметдинова Л.Ф таныштырган  һәм ишеттергән тарихи фактлар белән барысы да бик канәгать калды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

26
август, 2022 ел
җомга

26 август көнне Саба районында Дөньякүләм Әдәби Сабан туе үтте. Сабантуйга Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән, чит җирләрдән кунаклар килгән иде. Шулай ук язучыларыбыз, шагыйрьләребез  бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары булдылар.

Бәйрәм Саба районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм​ иҗади коллективлар чыгышы белән башланып китте.  Чыгыш ясаган һәркем Дөньякүләм Әдәби марафонның телебезне саклаудагы әһәмиятен билгеләп үтте. Әдәби Сабантуеның​ флагын күтәрү өчен мәйданга районыбыздан иң беренчеләрдән булып Әдәби марафонда катнашкан якташ язучыбыз, ”Бәллүр каләм”бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы Гөлсинә Галимуллина,​ Әдәби марафонда иң күп китап укучы катнаштырган Килдебәк авылы китапханәчесе Ракипова Ләйсән һәм иң күп китап укучы Галимҗанова Алия чакырылды. Сабантуйда Әдәби аланның​ “Җәйге китапханә” өлешенә йомгак ясалды һәм җиңүче балалар мәйдан түренә чакырылды. Әдәби сабантуеның иң мөхтәрәм кунаклары – меңеллык татар әдәбиятының лаеклы дәвамчылары – хөрмәтле язучыларыбыз, шагыйрьләр, килгән кунаклар белән җитәкләшеп, китап укучы яшь буынның иң зур хыялын тормышка ашырып, Саба сабантуе мәйданыннан​ бергәләп уздылар.  Әдәби марафон проектында иң актив районнарның китап укучылары да Әдәби Сабантуе сәхнәсенә күтәрелде. Өченче урынны 64 китап укучысы катнашкан Әлмәт шәһәре алды. Икенче​ урынны Арча районы яулады. Быел әдәби марафонда Арча районыннан 77​ китап укучы финалга чыккан. Беренчелекне 316 кеше катнаштырып, Саба районы  алды, инде ундүртенче марафон рәттән " Иң күп татарча китап укучы район" булып танылды, кубокка ия булды. Алар сабантуй мәйданыннан чын җиңүчеләр булып уздылар. Сабантуе милли уеннар белән дәвам итеп “Әдәби көрәш” белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Җәй көне мәдәният йорты һәм китапханә үзенчәлекле ял һәм иҗат үзәгенә әверелә. Конкурслар, уеннар, маҗаралы сәяхәт һәм бүләкләр балаларның ялын кызыклы гына түгел, файдалы да ясарга мөмкинлеклекләр тудыра.  Бүген, мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре "Әдәби алан"-"Җәйге китапханә әдипләре"проекты кысаларында әдәби - танып-белү сәгате оештырдылар. Балалар җәйге китапханәне тәмамлап, социаль челтәргә куелган чираттагы биремнәрне үтәделәр. Эш нәтиҗәләре белән дә уртаклаштылар. «Җәйге китапханә» проекты белән эшләү дәвамында төрле язучылар белән таныштылар, аларның тормыш-көнкүрешләре, иҗаты турында бик күп яңалыклар белделәр .

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

23
август, 2022 ел
сишәмбе

        23 август көнне Саба район китапханәсенең җәйге уку залында «Сөембикә» клубы өчен «Дару үләннәре һәм аларны куллану» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде, китап күргәзмәсенә, аерым дару үләннәренең дәвалау үзлекләре һәм аларны җыю вакытлары күрсәтелгән таблицаларга аңлатма, шулай ук дару үләннәреннән чәйләр дегустациясе үткәрелде.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International