7нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә, “Укучының мәдәни
көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, Саба гимназиясенең 1 “Г”
сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Шамилова И.И.) «Мәдәни
дөнья» дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче Шакирҗанова И.
укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге”н ничек эшләп бару кагыйдәләре
турында сөйләде һәм әти-әниләре белән бергә “Укучының мәдәни көндәлеге”
сайтына теркәлеп, конкурсларда катнашырга киңәш итте. Ә чараның икенче
өлешендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның
милли костюмнарын искә төшерделәр һәм камзол, бизәкле читек һәм
түбәтәй, калфак сурәтләнгән пазллар җыйдылар. Чара ахырында барлык
укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.