19 октябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Көзге байлык» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар көз фасылының нинди матур булуын искә алдылар: шатлыклы, уңышка бай, яңгырлы һәм моңсу. Ләкин барыбер туган җиребез, елның бу вакытында һәрвакыт матур, булуын әйттеләр. Шулай ук балалар көзнең билгеләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар. Аннары балалар кәгазь битендә көз турында рәсемнәр ясадылар.
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.Яшь барган саен сәламәтлеккә аеруча игътибар итәргә кирәк.Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе әгъзалары белән берлектә “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән исем астында сәламәтлек сәгате уздырдылар. “Юлдаш” газетасының “Сәламәлек” кушымтасына күзәтү ясаганнан соң, өлкәннәребез физик күнегүләр ясадылар.Соңыннан үләннәрдән торган чәй эчеп фикер алыштылар.
Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 18 октябрь көнне Саба районының Ямьле Саба яр буенда урнашкан "Изге Кул", " Ягүр" чишмәләре янында җыештыру эшләре башкардылар. Чишмәләребез яшәү чыганагы, алар һәрвакытта саф, мул сулы, чиста булсыннар өчен һәрберебез кулдан килгәнчә үз өлешебезне кертик!
Көз көне кызлар, хатын-кызлар, хәтта кызлар һәм өлкәннәр дә кич утыру өчен җыела. Кайчагында кызлар утырган урыннарга егетләр килә, ул чакта күңелле бию, уеннар башлана. Бүген элекке заманнарда ничек кичке утырмаларга җыелганнары хакында сүз алып барабыз. Элек тә кич утырулар октябрь ахырында, ноябрь башында, барлык кыр эшләре тәмамлангач башлана торган була. "Ак калфак" клуб берләшмәсе һәвәскәрләре кич утыру өчен китапханәгә җыйналдык. Максатыбыз: мобилизацияләнгән райондашларыбызга,авылдашларыбызга ярдәм итү.
18 октябрь көнне «Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар Иләбәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү.Китапханә һәм китап фонды, журналлар белән танышканнан соң балалар өчен “Әкиятләр дөньясында” дигән исем астында тематик сәгать уздырылды.Китап күргәзмәсенә куелган китаплардагы әкиятләрне тыңлаганнан соң балалар сорауларга җаваплар бирделәр, биремнәрне үтәделәр.
Якташыбыз татар әдәбияты белгече һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллинга 13 октябрь көнне 90 яшь тулыр иде. Шул уңайдан, Саба район китапханәсендә “Сөембикә” клубы өчен “Якташыбыз Азат Әхмәдуллинга – 90” мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада галимнең туганы Мостафина Фәимә Исмәгыйль кызы катнашты, ул Азат Әхмәдуллинның гаиләсе турында сөйләде.
6 августта район китапханәсенең уку залында "Өлкәннәр" клубының чираттагы утырышы булды. Хезмәт ветераннарын Өлкәннәр көне белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча рәисе урынбасары Якупова Фәридә Шәүкәт кызы, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Закирова Гүзәл Рөстәм кызы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы котларга килделәр. Алар пенсионерларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, “Актив яшәеш” темасы буенча әңгәмә үткәрделәр, өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга җавапларын бирделәр. Чараның икенче өлешендә кунаклар өчен чәй өстәле оештырылды, алар анда сөйләшүләрен дәвам иттеләр.
30 сентябрьдә Саба район китапханәсенең уку залында «Мишә дулкыннары» язучылар клубының актив әгъзасы Мөхәммәдиева Розалия Әүхәди кызының 65 яшьлек юбилее үткәрелде. Кичәгә Саба муниципаль районының мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы, «Саба дулыкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы килделәр. "Мишә дулкыннары"клубларының актив әгъзаларына да сүз бирелде. Алар, үз чиратларында юбилярны шигырь юллары белән котладылар. Айнур Гәрәев җыр башкарды, баянда Айнур Габделхаков уйнады. Кичәне алып баручы китапханәчеләр дә юбилярга җылы теләкләрен җиткерделәр. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
29 сентябрьдә район китапханәсенең уку залында якынлашып килүче өлкәннәр көне уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче "Өлкәннәр", "Сөембикә", "Алтын куллар" клуб әгъзалары өчен "Безнең еллар – безнең байлык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Өлкәннәребезне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Загидуллин котлап үзенең изге теләкләрен җиткерде. Чара "Тамчы-шоу" уены формасында узды, гаилә тормышы, балаларны һәм үсмер буынны тәрбияләү темасына төрле кызыклы бәйгеләр оештырылды. Бәйрәмнең икенче өлешендә әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәребез матур теләкләрен җиткереп, видео-клиплар карап, яраткан җырларын җырлап күңел ачтылар.
Шәмәрдән балалар китапханәсе Шәмәрдән «Салават күпере» балалар бакчасы белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Урманга сәяхәт» квест-уены үткәрде. Балалар әти-әниләре белән карта ярдәмендә җиде станциядән торган маршрутка юл алдылар. «Сортировка овощей и фруктов», «Кто быстрее?», «Физкультминутка», «Собери листья и разбери», «День – ночь», «Загадки», «Сказки о волке и лисе» станцияләрендә җыр, бию һәм эстафета белән кызыклы төрле биремнәр көтә иде. Шулай ук квест барышында алып баручылар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләделәр. Уен азагында бүре - урманның баш санитары буларак, балалар белән «Чүп-чарны җыештырыгыз» эстафетасын үткәрде, ә «Сөмбелә» һәм «Төлке» квестны узган өчен аларга татлы призлар бүләк итте. Сәяхәт нәтиҗәләре буенча балалар һәм аларның ата-аналары бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.