Хәзерге заманда төрле тукымаларны буяу популярлаша бара. Кулдан буяу – эшләнмәләрне матур, модалы, оригиналь итүнең бик яхшы ысулы булып тора. 26 ноябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе хезмәткәрләре сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада Шекше һәм Алан Елга авылында яшәүче актив, иҗади яшүсмерләр һәм яшьләр катнашты. Кичәнең башында китапханәчеләр сумкага рәсем төшерүне ничек башкарырга, нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга һәм рәсем бозылмасын, озак саклансын өчен ничек киптерергә кирәклеге турында аңлаттылар. Катнашучыларның һәрберсе үз идеясын һәм үз фантазиясен эшкә җикте. Нәтиҗәдә, һәркемнең уникаль, стильле, ә иң мөһиме кабатланмас сумкалары барлыкка килде.
Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы узды. Очрашуда Саба һәм Теләче районнары буенча пенсия фонды идарәсенең җитәкче ярдәмчесе Якупова Фәридә Шәүкәт кызы һәм эксперт-белгеч Хазиева Ризәлә Зәкимулла кызы катнаштылар . Аларның чыгышларының темалары: 1.Гражданнарны пенсия белән тәэмин итү тәртипләре. 2. Пенсия билгеләүдә үзгәрешләр. Әңгәмә барышында тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар таптылар.
А. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсендә, "Гаилә белән китапханәгә» проекты кысаларында, шоппер сумка буяу буенча мастер-класс үткәрелде. Хәзер тукыманы буяу популярлаша бара. Кулдан буяу - сезнең әйберләрегезне матур, модалы, оригиналь итүнең бик яхшы ысулы. Кичәдә катнашучыларга үз идеяләрен тормышка ашыру һәм фантазиясен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Чара кунаклары үз дизайннары буенча сумкаларны бизәделәр. Һәрбер кунакның буяулары уникаль иде, бу аның стилен һәм характерын күрсәтте. Китапханәчеләр сумканы ничек дөрес буяуны аңлаттылар, рәсем озак дәвам итсен һәм хуҗасын сөендерсен өчен. Чара ахырында кул эшләре, мастер – класслар һәм мультипликацион фильмнар турында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде
Көзнең соңгы якшәмбесендә матур бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22нче ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсенең “Китап сөючеләр” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Дөньядагы бердәнбер әниемә” дигән открытка ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Әниләре өчен бүләкне укучылар тырышып ясадылар. Китапханәчеләр әниләр көненә багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар һәм Э.Шәрифуллина, Ф. Тарханова, А. Юнысованың әнигә багышланган шигырьләрен кычкырып укыдылар.
21 ноябрь көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе Сәләтле балалар мәктәп-интернатының 4 сыйныф укучылары (укытучы Садыйкова Г.И.) өчен “Россия Символлары. Петр I” Бөтенроссия Олимпиадасы оештырды. Олимпиада күренекле реформатор, Россия императоры Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан уздырылды. Олимпиада биремнәрендә ун сорау кертелгән. Шуларның тугызы тест форматында, ә унынчы сорауга тулы җавап бирергә кирәк иде. Барлык катнашучыларга Сертификат, җиңүчеләргә – Диплом тапшырылачак.
Кеше хокуклары-ул үзе һәм аның тирәсендәге кешеләр яшәгән җәмгыять кагыйдәләре. Кешеләр җәмгыятьтә , тормыш тәҗрибәсе белән билгеләнгән , күп буыннарның гореф-гадәтләре салынган кагыйдәләр, йолалар буенча яшәргә тиеш.Шул чакта бу җәмгыятьтә акыл, гаделлек, вөҗдан һәм тәртип принциплары гамәлдә булачак. Җәмгыятьтә һәрбер кешенең хокуклары бар. Ләкин аларны башкаларның хокуклары бозылмаганда гына кулланырга мөмкин. Башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итү – һәр кешенең бурычы. 19 ноябрьдә Олы Кибәче авыл китапханәсендә кече Кибәче авыл клубы мөдире белән берлектә «Мин бала - минем хокукларым» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Аралашу барышында балаларның үз хокукларын ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды.
Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән. 18нче ноябрьдә Кыш бабай үзенең туган көнен билгеләп үтә. Кыш тылсымчысына ничә яшь икәне төгәл билгеле булмаса да, 2000 яшь чама-сы дигән сүзләр йөри. Кыш бабайның туган көн датасын балалар уйлап тапкан, чөнки нәкъ менә бу көнне Кыш бабайның биләмәсе Великий Устюгта чып-чын салкыннар башлана, кыш хакимлек итә башлый.1999 елдан бу шәһәр рәсми төстә Россия Кыш бабайның ватаны дип йөртелә. 18нче ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе Саба гимназиясенең 1 “Б” сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчеләре Мирзагаләмова Д.Ф.) Кыш бабайның туган көнен билгеләп үттеләр. Укучылар китапханәчеләрдән Кыш бабайның кайда яшәгәнен, нәрсә яратканын, кем аңа ярдәм иткәнен һәм башка бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Укучыларны иң сөендергәне Кыш бабайның уйламаганда килеп керүе. Кыш бабай Байлар Сабасы бистәсенең мәйданындагы матур чыршыны карарга килгән җирдән, Саба район балалар китапханәсендә аның туган көнен билгеләп үткәннәрен белеп кергән икән. Укучылар Кыш бабайга матур теләкләр теләделәр, “Ак калач” җырын җырладылар. Кыш бабайда буш кул белән килмәгән, китапханәгә матур гына бәләкәй чыршы белән уенчыклар һәм укучыларга тәмле тәм-томнар алып килгән.
Саба район китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен язучы, шагыйрә, публицист һәм журналист, Хөсәен Ямашев исемендәге премия, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Кояш Закир кызы Тимбикованың (1937-2004) 85 еллыгы уңаеннан «Кояш яктысы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. «Күңел кылларын тибрәтүче Кояш” – китап күргәзмәсе янында язучының тормышы, иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Язучының китапларын укып килгән клуб әгъзалары “Уртак яр”, “Шифалы хәйлә”, “Шөкераналы иҗат юлы” әсәрләренең эчтәлекләрен сөйләделәр, өзекләр укыдылар.
Татар халкы элек-электән бәйләү белән шөгыльләнгән һәм хәзерге вакытта әлеге шөгыль яңадан популярлашты. Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышында мунчала бәйләү буенча мастер-класс уздырылды. Чарада катнашучылар бәйләү ысуллары буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Туган авылым – Килдебәк" исемле әңгәмә үткәрделәр. Һәр кеше үзенең туган ягы тарихын истә тотарга тиеш. Туган якның тарихи үткәнен тирәнрәк белү максатыннан, балаларга авыл тарихы турында сөйләделәр. Аның барлыкка килүе һәм үсеше, республика, район һәм авыл масштабындагы мөһим һәм әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләнде. Катнашучылар Туган якны өйрәнү турындагы истәлекләр, «Авыл тарихы» альбомы мәгълүматлары белән таныша алдылар. Килдебәк авыл җирлегендә туып - үскән танылган кешеләргә зур игътибар бирелде.