ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

6нчы декабрь көнне  мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Район мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды. Әлеге  чарада Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен уеннар һәм тренинг үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

9нчы декабрьдә илебездә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 6нчы декабрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә  “Брейн – ринг” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Уенда Саба гимназиясенең 11нче "А" һәм "Б" сыйныф укучылары катнашты. Уен 5 өлештән торды, һәр өлешендә 4 сорау, укучылар аларга 1 минут эчендә җавап бирергә тиешләр иде, дөрес җавап өчен командага баллар бирелде. Укучылар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

3
декабрь, 2022 ел
шимбә

“Сугыш хатын-кыз йөзе өчен түгел...” проектын тормышка ашыру кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Сугыш балалары, истәлекләр...” дип исемләнгән әңгәмә-очрашу үткәрделәр. Очрашу  коточкыч дәһшәтле кырыгынчы елларда киемнәрен, күлмәк-итекләрен шинельләргә алыштырган хатын-кызларга , ачлы-туклы кырыгынчы ел балаларына багышланган иде. Без Бөек Ватан сугышы еллары турында Агелова Сәвия Ихсан кызының  хәтирәләрен тыңладык. Аның авызыннан сугыш еллары, аның балачагы һәм әтисен сугышка ничек озатуы турында хисле сөйләүен  ишеттек . Сәвия әбине ноябрь аенда булачак бәйрәм-Әниләр көне белән чын күңелдән котладык, чөнки ул 5 бала анасы , бәхетле әби-11 онык һәм 12 оныкчыгы бар. Сәвия апага ныклы саулык, бехетле озын гомер теләп саубуллаштык.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 декабрь көнне Тулпар ресторанында Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре,  журналистларның "Бәллүр каләм " призына ия булган, 14 китап авторы Гөлсинә Галимуллинаның юбилее уңаеннан "Иҗатка багышланган гомер" дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. Кичә барышында юбилярның китаплары турында әңгәмә корып, китап прототиплары белән таныштырылды. Г. Галимуллина  декабрь аеның 18-27 көннәрендә үзенең әсәрләре буенча үткәрелгән әдәби марофонда катнашучыларны котлады.  Юбилярның якыннары, хезмәттәшләре , дуслары, каләмдәшләре  котлау сүзләре җиткерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

Саба китапханәсе Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре , җурналистларның “Бәллүр каләм”призына ия булган 14 китап авторы​ Гөлсинә Галимуллинаның юбилее уңаеннан, 18-27 ноябрь көннәрендә "Әсәрләрдә чын тормыш" дип аталган әдәби марафон уздырган иде. Марафон район, республика чикләрен узып, бөтенроссия марафонына әверелде, анда барлыгы 225 кеше катнашты.​ Башкортстан, Киров өлкәсе, Казан, Әлмәт шәһәрләре, Балтач, Арча, Теләче,​ Лениногорск, Биектау​ районнарындагы китап укучылар 10 көн буена Гөлсинә апаның әсәрләреннән иң мәгнәле өзекләрне үзләренең ВКонтакте битләренә куеп бардылар, дәфтәргә язып алып килүчеләрнең саны да бик күп булды. Әдәби марафоннарда беренчелекне беркемгә дә бирмәгән Саба халкы бу юлы да иң активлары булды. Район күләмендә беренчелекне -Гөлсинә апаның якташлары - Эзмә, Иләбәр авыллары алды, алардан барлыгы ​ 39 кеше катнашты

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

"Бердәм Россия" партиясенең Саба җирле бүлеге һәрвакыт Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе белән хезмәттәшлек итә . 1 декабрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең Саба җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Зарипов Фәрит Хәйдәр улы Саба район китапханәсенә тарихи эчтәлекле китапларын бүләк итте. Хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

30 ноябрь – Бөтендөнья йорт хайваннары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсендә “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар белән берлектә “Йорт хайваннары - дусларыбыз”дигән темага тематик викторина сәгате уздырылды.Балалар йорт хайваннары турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр,викторина сорауларына җаваплар эзләделәр пазллар җыйдылар.Күргәзмәгә куелган китаплардан йорт хайваннарына багышланган әкият, шигырьләр белән таныштылар.Соңыннан яраткан йорт хайваннарының рәсемнәрен буядылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

25 – 26 нчы  ноябрь көннәрендә   Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уздырылды. Фестивальдә катнашучылар иң элек Иске Вәрәш авылына килделәр. Монда алар “Каз өмәсе”ндә булдылар,  авыл чишмәсендә  чистартылган казларны юу йоласын карадылар, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Фестивальдә катнашучылар авылның Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан күргәзмә һәм мәдәният йорты фойесында урнашкан татар йорты экспозициясе белән таныштылар. Фестивальнең беренче көне “Каз өмәсе” фестивале бәйгесен йомгаклау белән тәмамланды. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.Милли Шура рәисе конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр арасында Саба районыннан Саба китапханәсе  методисты Дәминова Рәзинә, Кызыл Мишә авылы китапханәчесе Әүхәдиева Гөлнәзирә,Олы Нырты авылы китапханәчесе Әхмәтшина Люция, Иләбәр авылы клуб мөдире Хафизов Рамил дә бар иде. Хезмәттәшләребезне зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

28 ноябрь көнне  Ш. Биктимеров исемендәге 10 нчы Республика балалар театр сәнгате конкурсы финалистлары Мингәр авыл китапханәсе каршында эшләп килүче  Ш. Биктимеров музеенда булып киттеләр. Күрше районнардан килгән кунаклар олуг шәхеснең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

27
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

Әниләр көне-матур бәйрәм, ул аларга мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт белдерү өчен тагын бер сәбәп. Олы Шыңар авыл китапханәсендә әнигә бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Әни өчен иң кыйммәтле бүләк-бала җанының бер өлешен салган кул эше. Эш барышында балалар " әнигә чәчәк»дигән кәгазь эшләнмә ясарга өйрәнделәр. Алар фантазия һәм уйдырма күрсәтә алдылар, хисләрен белдерделәр һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатландылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International