ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә"проекты кысаларында әниләр һәм балалар очрашуы узды. Очрашуга үзенең тәмле һәм матур торты белән танылган Эльвира Закирова чакырылган иде. Яшь әниләр һәм балалар өчен трайфллар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Очрашу барышында без кызыклы рецептлар турында фикер алыштык, кулинария турында файдалы китаплар белән таныштык.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

29
апрель, 2022 ел
җомга

2022 елның 29 апрель көнендә Шәмәрдән авылында районда беренче модель китапханә ачу тантанасы булып узды. Чарага Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Һадиев Ирек Габделхәй улы, Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара район китапханәлеренең директорлары һәм китапханәчеләре кунак булып килделәр. Чара башында Саба Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы килгән кунакларны китапханә каршында эшләп килүче "Рухият", "Ихлас", "Дуслык", "Китап сөючеләр", "Хыял", "Сәйлән" клуб берләшмәләре эшчәнлеге белән таныштырып китте. Аннан соң Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме", Миргазиян Юнысның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна", Аяз Гыйләҗевнең "Язгы кәрваннар", Гомәр Бәшировның "Намус", Шамил Рәкыйповның "Кызлар-йолдызлар" әсәрләре буенча өзекләр күрсәтелде. Шәмәрдән китапханәчеләре Шәмәрдән авылы һәм китапханә тарихы белән таныштырып киттеләр һәм модель китапханәнең эшчәнлегенә күзәтү ясадылар. Чараның икенче өлеше Шәмәрдән мәдәният йорты һәм сәнгать мәктәбе тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Концерт барышында тынлы оркестр, "Акварель" халык бию төркеме, "Энҗе бөртекләре" һәм гармунчылар ансамбле, Дилбәр Гайнуллина, Анна Гатауллина, Динә Батыршина, "Тулган ай" фольклор коллективы чыгыш ясадылар. Бай эчтәлекле чара югары дәрәҗәдә үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

27 апрель көнне Чернобыль АЭС һәлакәтенә 36 ел тулу уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче,»Яшь армеецлар», Хәрби исәп хезмәткәре белән берлектә «Маяк»җитештерү берләшмәсендәге аварияне бетерүдә катнашкан Әдһәм абый Ахунҗанов өендә булдылар. Әдһәм абый хезмәте турында сөйләде, ул хәрби бурычын намус белән үтәгән. Без, үз чиратыбызда, аны 85 яшьлек юбилее белән котладык, шигырьләр сөйләдек, истәлекле бүләк тапшырдык. Очрашу ахырында Әдһәм абыйга килүебез өчен рәхмәт белдереп, җир өстендә тыныч күк йөзе, сәламәтлек теләде.Очрашуда Саба дулкыннары телевидениесы да катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Пушкин картасы нигезендә 26 нче апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне район үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе белән берлектә "Безнең уен" дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Уенда Саба сәләтле балалар мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Уеныбыз 5 өлештән торды, һәр өлештә 4 сорау булды, укучылар сорауларны үзләре сайлап алып 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш иделәр, дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куаклардан хуш исле бөреләр уянган чакта, 26 апрельдә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Саба район балалар китапханәсе дә Саба гимназиясенең 1 “Е” сыйныф укучылары өчен (кл.җит. Билалова А.А.) Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган “И туган тел, и матур тел...” дип исемләнгән башваткыч уены үткәрде. Чара “Бишек” җырын сәхнәләштерү белән башланып китте. “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.   Укучылар әдәби чара аша шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, яттан Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Чара татар халкының гимннына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 
Шагыйрь калдырган иҗат мирасы татар халкының горурлыгы. Г.Тукайны зурлау, аның бөеклеген буыннардан буыннарга җиткереп бару безнең изге бурычыбыз.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

25 апрель көнне Тулпар ресторанында, Рамазан ае уңаеннан, Ифтар ашы оештырылды. Ифтарга Саба китапханәсенә йөрүче китап укучыларыбыз да чакырылды. Очрашуда Мөдәрис хәзрәт вәгазь укыды,  гаилә кыйммәтләре һәм балалар белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы дини темалар турында йөрәкләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Ифтарны оештыручы Гөлнара Галимовага барлык катнашучылар  чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда безгә сабырлык, мәрхәмәт, шәфкать биргән кебек, башка айларда да шул сыйфатларыбыз дәвам итсә иде. Начало формы

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

​ ​ Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Әхмәтҗанов Зөфәр Габделбәр улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Яшик әле дуслар белән бергәләп!" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Кичәдә юбилярны котлау өчен Шәмәрдән радиотелевизион үзәге начальнигы Хаҗиев Айрат Шаһимулла улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, "Өлкәннәр","Мишә дулкыннары", клубларының актив әгъзалары килгән иде. ​ Барысы да Ильдус абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә баянчы Ильназ Мусин белән җырчы Айнур Гәрәев матур җыр башкардылар. Истәлекле фотолардан презентация күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Саба районы мәдәният бүлеге Бөтенроссия акциясендә катнашып, балалар һәм яшүсмерләр өчен китаплар  җыю оештырды. Районыбыз халкы бу эштә бик актив катнашты. Балалар өчен махсус әдәбият, рус әдәбиятының иң матур үрнәкләре булган 354 китап балаларга бүләк ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

15
апрель, 2022 ел
җомга

14 апрель көнне Тулпар ресторанында, Рамазан ае уңаеннан, Алмаз хәзрәт Галимҗанов белән "Дин вә тормыш"дип исемләнгән очрашу оештырылды. Очрашуга Балалар белән гаилә парлары чакырылган иде, анда гаилә кыйммәтләренә һәм балалар белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы дини темалар турында фикер алыштылар. Шулай ук әлеге чарада Саба районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы үзенең гаиләсе белән катнашты.  Тулпар рестораны хуҗасы Хурамшина Әдиләгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге «Тоталь диктант - 2022» Халыкара белем бирү акциясендә катнашты.  Акциянең максаты –рус телендә хатасыз язарга өйрәтү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Диктант Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә узды. Бу акциядә 25 кеше катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International