5 нче март көнне Лесхоз мәдәният йортында " Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында өлкәннәр белән кул эшләре буенча дәрес үткәрелде. Һәркем күңел биреп эш башкарды: кемдер бәйләде, кемдер чикте. Алар да үзара аралашудан канәгать калдылар. Кешеләр ялгыз була алмый. Шуңа күрә табигать тарафыннан билгеләнгәнчә, һәр кеше аралашуга мохтаҗ. Кемдер аралашудан башка яши алмый. Кул эшләре дә кызыклы килеп чыкты.
Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә “ Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тарафыннан 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан ата-аналар өчен “Мужество,красота и любовь” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
Ата-аналар балаларның чыгышларын көчле алкышларга кумделәр. Концерт кумәк җырлар, кумәк биюләр, нәфис сузләр белән урелеп барды. Балаларның сәхнәдә узләренең тотышлары таң калдырды. Бәйрәм кутәренке рухта барды. Бу тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләреннән бик зур көч таләп иткән, искиткеч бәйрәм булды.
2019 елның 2-3 мартында Яшел Үзән шәһәрендә «Иҗат территориясе» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Бу конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты.
1 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тарафыннан 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан ата-аналар өчен “Мужество,красота и любовь” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру гамәлләре турында хисаплар . Бәйгедә безнең районнан Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ярмөхәммәтова Руфинә катнашты. Ярмөхәммәтова Г. З) «Мин чикерткэ»җыры белән.
1 март көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Теләче мәдәният йортында «Бер мәхәббәт кыйссасы, ягъни Диләфрүзгә ияреп " дип исемләнгән шоу - программа белән чыгыш ясадылар...».
Һәр кешенең бөек кыйммәте - сәламәтлек. Күңелле стартлар - балаларны урамда хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. 2019 елның 4 гыйнварында Кар Кызы һәм Кыш бабай командалары арасында «Күңелле стартлар» узды. «Күңелле стартлар» программасы шактый бай булды. Спорт бәйрәме «Йолдызлык» разминкасы белән башланып китте.
Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шу куптарган, искиткеч бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләрдән торган тылсымлы бәйрәм. 30 декабрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Авыл халкына театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтелде. Матур костюмнар бәйрәм хисе бирде. Бу яңа ел кичәсенә килүчеләр тамашачылар гына түгел, актив катнашучылар да булды:яңа ел җырлары җырладылар, биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Авыл халкына театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтелде.