25 август көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә «Шома Бас» бию программасында катнашу өчен чакырылган иде.
24 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты каршында эшләүче яшьләр иҗат төркеме Түбән Утар авылында ''Яшьләр тукталышы' дип аталган программа белән чыгыш ясады. Яшьлек - гомернең иң матур чагы, һәм бу һәр чыгышта чагылыш тапты. Тамашачыларның кайнар алкышлары астында вакыт узганы сизелмәде дә, алар олы рәхмәтләрен җиткереп, әкренләп кенә өйләренә таралыштылар.

Беренче «The Kremlin Confederation of Art» фестивале 2017 елда «Конфедерацияләр Кубогы» кысаларында узды, 2018 елда ул «Футбол буенча дөнья чемпионаты» на багышланды, ә 2019 елда «WorldSkills»һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында уза.
Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе «Яшьлек» хореография коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.) бүгенге кичәдә катнашты һәм «The Kremlin Confederation of Art» III еллык республика сәнгать фестивалендә актив катнашканы өчен Дипломы белән бүләкләнде.
Бүген 22 август көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Фирүзә” агитколлективы ООО СХП “Нырты” хуҗалыгының Арташ бүлекчәсе басу-кырларында механизаторлар-комбайнерлар һәм ашлык ташучы шоферлар каршында “Уңыш-2019” шигаре астында хуҗалыкта барган урып-җыю көндәлеген чагылдырып чыгыш ясадык. Юлыбызны күкрәп үскән арпа басуыннан басулардан кайткан икмәкне туплап, җыйнап, урнаштырып эшләүче ындыр табагы эшчеләре янында тукталдык. Авыр хезмәтләрен мактап дан җырладык. Дүрт юнәлештә басуларга аш-су әзерләп чыгаручы ашханә хезмәткәрләренә 5 минутлык тәнәфес ясап, рухи ял бүләк иттек. Агит чыгыш барышында басуларда барган эшнең күләме: бүгенгесе көнгә суктырылып, җыеп алынган икмәкне комбайнерларның һәм шоферларның эш нәтиҗәләрен яктырттык. Бүгенгесе көндә басулардан 50% суктырылып, амбарларга кайтарылган. Комбайнерлар арасында бүгенгесе көнгә алдынгы булып: Миннегулов Илһам, Мусин Тәлгать 2 урында, Миннегулов Ильяс 3 урында баралар. Алардан әзгә генә калышып Кузнецов Николай, Габдрахманов Рашат, Попонин Николайлар баралар. Игеннәрне түкми-чәчми амбарларга алып-кайтып бушатуда яшь егет Мухарлямов Рашат алдынгылыкны бирми. Шулай ук Шакиров Фәрит, Гарифуллин Рамиль, Газизянов Рифнур алны-ялны белми эшлиләр. Механизаторларыбыз аяз көннең һәр минутының кадерен белеп, иген басуларында сыйфат өчен көрәшәләр. Кырдагысы түгел, амбардагысы - икмәк, ди халык мәкале. Монда да игенчеләребезнең тырышылыгын күреп сокландык. Үзтөягеч техникасында иртәдән төнгә кадәр эшләүче Сабиров Ильназ, икмәк киптерүдә эшләүче операторлар Каримов Ильнур, Шакиров Ринат, Салахиев Фәзит, Давлетшин Булат һәр мизгелнең кадерен белеп, җайланмаларны төзек эшләтүдә тырышып эшлиләр. Түгелгән-чәчелгән икмәкне җыйнап торучы Зифа Фазлыеваның хәрәкәте кырмыскага тиң. Үлчәүдә исәп-хисап эшләрен алып баручы Фирдания Нигматуллинаның төгәллеге сокландыра. Без аларга һәрбарчасына да исәнлек-саулык, уңышлар теләп киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштык.
18 август көнне Иске Икшермэ мэдэният йорты хезмэткэрлэре, "Сударушки" ансамбле, авылдашларыбыз изге Болгар җиренә сәяхәт итеп кайттылар. Экскурсовод Люция безгә бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерде. Тарихи экспонатлар, биналар, Ак мәчет һәм башкалар беркемне дә битараф калдырмады. Барлык кешеләр дә бик канәгать калды.

18 август конне Олы Нырты авыл мэдэният йортында авыл яшьлэре хэм кунакка кайтучылар очен «Планета буйлап яшьлек килэ!».» дигэн исем астында музыкаль кунел ачу кичэсе уздырылды. Элеге чара яшьлэрне бер-берлэре белэн якынрак аралаштыру, сэламэт яшэу рэвешен пропагандалау хэм яшьлэрнен буш вакытларын файдалы итеп уткэру максатыннан оештырылды. Яшьлэр «Йорэгемне сайла», «Алтын шар», «Уз йолдызынны тап» , « Сузне тап» дигэн торле кызыклы уеннарда катнашып , узлэренен актив хэм креатив булуларын курсэттелэр. Уеннар дискэтук белэн урелеп барды.

Бүген ике маршрут буенча экскурсия үткәрелде: -Сатыш (музей-мәдрәсә) -Байлар Сабасы (туган якны өйрәнү музее, төшке аш) -КСК Сабантуй (ату, ат, уен автоматлары); Балалар истәлекле урыннар, тарих һәм гомумән район турында күбрәк белсеннәр өчен. 2. Алар уйнасын һәм кызыклы итеп вакыт үткәрсен өчен. Бурычлар үтәлде! Балаларга барыннан да бигрәк ошады: - уен автоматларында уйнау; - атларны ашату; - И. и... төшке аш! Алар нәрсә турында белделәр: - 19 гасырда шәкертләр кайда һәм ничек укыдылар; - татарлар качып киткәннән соң, 16 нчы гасырда Казанны алганнан соң, татарлар төзегән Үрнәк авылы янындагы тау шәһәре турында; - Татарстан әләмен, "Кремль" станциясендәге бизәкләр һәм башка бик күп нәрсәләрне кем булдырган; - районның теләсә кайсы мәчетен интерактив видео ярдәмендә күрә алдык. Вакытны күңелле, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр. Белешмәләр өчен Телефон: 89600-337-36.