Хатын-кызның төп өстенлеге булып аның матур тышкы кыяфәте тора. Ничә генә яшьтә булсалар да хатын-кызлар үз-үзләрен карыйлар, ә башка ябылган яулык матурлыкны һәм сөйкемлелекне тагын да арттыра. 17 октябрь көнне, Сатыш авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Ак калфак" клубы әгъзалары өчен, "Матур булу серләре"дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Чарада кул эшләре остасы- Миләүшә Габдрәкыйпова хатын-кызларны яулык бәйләүнең барлык нечкәлекләренә дә өйрәтте.
16 октябрьдә Бөтенроссия Икмәк көне билгеләп үтелә. "Икмәк-һәр нәрсәгә баш", - ди халык. Икмәк үстерү-бик авыр һәм шул ук вакытта мактаулы хезмәт. Шуңа күрә бу көнгә Югары Шытсу мәдәният йортында "Яшь күңел" фольклор ансамбле әгъзалары белән "Икмәк булса, җыр да була"дип исемләнгән очрашу - кичә үткәрелде. Чөнки бу ансамбль ир-атлары 40 елдан артык игенчеләр булып эшләде. Икмәк-күмәч эшләнмәләре күргәзмәсе куелды. Чара барышында икмәк турында җырлар, икмәкнең төрләре, түгәрәк икмәк пешерү серләре турында сөйләштеләр. Шулай ук төрле халык уеннары оештырылды. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды. Чәй туган якның файдалы үләннәреннән ясалган иде.
Бүген, 16 октябрьдә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Кукмара районы халкы өчен туристик маршрут буенча экскурсия уздырдылар. Маршрут төрле яшьтәге дүрт сыйныф балалары өчен 1-4 сыйныф укучылары өчен кызыклы итеп формалаштырылды. Урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, Сабан туенда объектларны карадылар һәм ярты сәгать тирәсе уен автоматлары белән уйнадылар, аннары Саба агрокөллиятендә булдылар, шуннан соң балалар яр буенда һәм "Олимп"паркында уйнадылар. Гомумән, балалар бик шәп булыр дип көтмәгән иде, әти-әниләр һәм укытучылар сокландылар, барысы да арыган һәм канәгать.
12 октябрь көнне, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр өчен, "Кино һәм музыка"дигән тематик программа белән бию кичәсе үткәрделәр. Кичәнең беренче яртысында "кино" темасына викторина үткәрелде. Викторинада ике команда катнашты: "Кура җиләге" һәм "Чарли Чаплин". Нәтиҗәдә, "Кура җиләге" командасы җиңде, тик калган катнашучыларның кәефләре төшмәде һәм кичә дуслык дискотекасы белән дәвам итте.
Татар Икшермәсе авыл клубында гитарада уйнарга өйрәтү буенча дәресләр үтте.
"Табигатьтә начар һава торышы юк!" Безнең экскурсияләр менә шулай уза да инде. "Әбиләр чуагы" атнасы безне үзенең кояшы һәм җылылыгы белән шатландырды, әмма болытлы һава торышы булганда да вакытны бик яхшы итеп уткәрергә була. Без нәкъ менә шулай эшлибез дә! Бүген "Урман хуҗалыгы тарихы" музеенда, "Колокол" музеенда, сувенир продукциясе цехында, Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдык. Ә төштән соң "Сабантуй" мәдәни-күңел ачу комплексының өч объектында булдык һәм атларны шикәр белән сыйладык. Шулай булгач, өйдә утырмагыз,ә буш вакытыгызны безнең белән күңелле итеп үткәрегез! Биш-алты сәгатьлек экскурсия өчен өч йөз сум - "алтын бәя"!
Шалтыратыгыз: 896-00-337-336
Уңыш бәйрәме-уңыш җыю тәмамлануга, гаилә иминлеге һәм уңдырышлылыкка багышланган борынгы, матур һәм мавыктыргыч бәйрәм. Йосып-Алан авыл клубында бу уңайдан "Уңыш-2019" бәйрәме узды. Өстәлләрне быелгы уңыш җимешләреннән ясалган чын сәнгать әсәрләре бизәде. Шулай ук өстәлгә өй эшләнмәләре һәм авыл халкы әзерләгән камыр ризыклары да куелган иде.
8 октябрь көнне,Бөтендөнья почта көне уңаеннан, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар өчен, «Почта» элемтә бүлегенә экскурсия оештырдылар. Без балаларга элек кешеләрнең бер-берсенә ничек еш хатлар язулары турында сөйләдек. Хат килеп җитсен өчен конвертка марканы беркетергә кирәк булуын, шулай ук почта аша почтальон өйгә алып килә торган газета-журналларга язылып булуы турында да аңлатылды. Тагын почта аша посылкалар җибәреп булуын да искәртеп уздык. Балалар зур кызыксыну белән почта эше турында сөйләүне тыңладылар. Кем белә бит,бәлки шушы балаларның берәрсе үскәч хат ташучы яки почта бүлегендә эшләүче булыр.
7 октябрь көнне мәдәният бүлеге хезмәткәрләре мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
Тантаналы чараны мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы ачып җибәрде. Әлеге чара ике этаптан торды. Чараның беренче өлешендә кунакларга Урман һәм Кыңгыраулар музеена экскурсия оештырдылар. Икенче этапта ветераннар чәй табыны артында эш елларын, шатлыклы һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Бу көнне данлы геройларны чәчәкләр һәм җылы сүзләр белән хөрмәтләделәр, аларның мәдәният үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре зур концерт программасы әзерләгәннәр, анда әдәби әсәрләр, музыкаль композицияләр, театр рәсемнәре һәм бию номерлары бергә үрелеп барды.
5 октябрь көнне өлкәннәр хөрмәтенә „ Картаймасын сезнең күңелләр"дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарага Мишәбаш һәм Явлаштау авылларының өлкән яшьтәге кешеләре чакырылган иде.