Икмәк-бөтен нәрсәгә баш

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

16 октябрьдә Бөтенроссия Икмәк көне билгеләп үтелә. "Икмәк-һәр нәрсәгә баш", - ди халык. Икмәк үстерү-бик авыр һәм шул ук вакытта мактаулы хезмәт. Шуңа күрә бу көнгә Югары Шытсу мәдәният йортында "Яшь күңел" фольклор ансамбле әгъзалары белән "Икмәк булса, җыр да була"дип исемләнгән очрашу - кичә үткәрелде. Чөнки бу ансамбль ир-атлары 40 елдан артык игенчеләр булып эшләде.  Икмәк-күмәч эшләнмәләре күргәзмәсе куелды. Чара барышында икмәк турында җырлар, икмәкнең төрләре, түгәрәк икмәк пешерү серләре турында сөйләштеләр. Шулай ук төрле халык уеннары оештырылды. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды. Чәй туган якның файдалы үләннәреннән ясалган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International