Өч Нарат авыл клубында, Арташ мәдәният йорты һәм Сабабаш авыл клубы үзешчәннәренең "Йолдызлар балкышы, моннар агышы"дип исемләнгән концерты булып узды. Концертта халык һәм заманча көйләр яңгырады, күңелле биюләр биеделәр. Тамашачылар барлык артистларны да бик җылы кабул иттеләр.