Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Чәчәкле бакча»га экскурсия оештырдылар. Экскурсия алдыннан балалар чәчәкләр үстерү турындагы китаплар белән таныштылар, рәсемнәрдәге чәчәкләрнең исемнәрен искә төшерделәр. Аннары алар Ринат Шамилов бакчасына юнәлделәр, анда бик күп яшелчә һәм чәчәкләр үстерелә. Ринат абый балаларга үзенең бакчасын күрсәтте, бакчачылык белән кайчан шөгыльләнә башлавы, нинди чәчәкләр яратуы һәм үсемлекләрне тәрбияләүдә нинди ысуллар куллануы турында сөйләде. Балалар бик күп сораулар бирделәр һәм рәхәтләнеп бакчага хозурланып йөрделәр.
Бөтендөнья китап сөючеләр көне — 9 августта барлык әдәбият һәм китап сөючеләр тарафыннан билгеләп үтелә. Китап укучылар булганда - китаплар яшәячәк. Китапка мәхәббәт балачактан башлана. Һәр ата-ананың иң зур казанышы, балага китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. Дөрес әсәрләр баланы изге гамәлләр кылырга, ярдәм итәргә, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга өйрәтергә ярдәм итә. Саба район балалар китапханәсендә «Китап – иң яхшы дус» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Ә китап укучыларыбыз китапка һәм укуга багышланган викторинада катнашып, китаплар турында кызыклы мәгълүматлар белделәр.
Бөтендөнья китап сөючеләр көне-сез күптән караган әсәрләрне укый башлау өчен менә дигән сәбәп.Китаплар-ул реаль һәм уйлап чыгарылган дөньялар буйлап сәяхәт итү, үткәнгә һәм киләчәккә күз салу, дөньяга башка кешеләр күзлегеннән карау мөмкинлеге. Бу-кешелек дөньясының төп могҗизаларының берсе.8 август көнне Иштуган авыл китапханәсе балалар өчен «мавыктыргыч уку»дигән чара үткәрде. Чараның максаты-балаларда китап укуга кызыксыну уяту. Китапханәче укучыларга заманча язучыларның әсәрләрен, яңа китапларны тәкъдим итте.
Россиядә Физкультурачылар көне августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Быел ул бәйрәм 10 август көненә туры килә. Физкультурачылар көне СССР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан 1939 елда илдә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен гамәлгә куела. Физкультурачылар көне һөнәри спортчылар гына түгел, йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Шул уңайдан, Саба район китапханәсендә 8 август көнне “Өлкәннәр” клубы өчен “Спорт һәм сәламәтлек” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Бәйрәмнең тарихы, спорт белән шөгелләнүнең сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләнде, викторина-уен оештырылды. Очрашуга Саба районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Миннегулов Әмин Ибраһим улы чакырулы иде. Ул инвалидларның һәм ветераннарның Саба районы командасының Татарстанда һәм Бөтенроссия буенча үткәрелә торган чемпионатларда катнашулары, аңа ничек итеп әзерләнүләре, лаеклы урыннар алулары турында сөйләде.
Сатыш элек-электән һөнәрле авыл булган. Авыл оешкан елларда ук умартачылар булган. Умарта оялары булмаган, урмандагы агач куышлыгыннан бал җыйганнар. Төп һөнәрчеләр тегүчеләр, сагыз кайнатучылар булган. Тегүчеләр көзге кыр эшләре беткәч, төрле якларга тегү тегәргә чыгып киткәннәр, яз җиткәч кире авылга кайтканнар. Соңрак авылда " Дружба" тегү артеле оешкан. Анда солдатлар өчен киемнәр теккәннәр. Сугыш елларында ул тулысынча фронт заказларын үтәгән. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда үткәрелгән "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышында авылда яшәгән һөнәрчеләр, тегү артеле тарихы барланды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозицион модульләрне һәм түшәм җыю эшләре алып барыла.
7 август көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Толерантлык һәм без” дигән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балалар толерантлык, толерантлы шәхес турында тыңладылар, бердәмлек турында сорауларга җавап бирделәр. Ситуацияле биремнәр дә чиштеләр, “Комплиментлар” уенын уйнадылар. Чара ахырында балалар таҗларына яхшы сүзләр язып, толерантлы чәчәк ясадылар.
Гаилә-ул якын һәм туган кешеләр. Гаилә-ул игелек һәм бәхет теләүчеләр, кемнәрне яратабыз, кемнәрдән үрнәк алабыз, кемнәр турында кайгыртабыз. Бу раслау беркайчан да үзгәрмәячәк. Нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, кайгырту, хөрмәт һәм җаваплылыкка өйрәнәбез.
8 августта Иштуган авылы мәдәният йорты белгечләре “Гаилә объективында” дип исемләнгән гаилә фотокүргәзмәсе оештырды. Һәр фотосурәттә әниләрнең, әтиләрнең, балаларның бәхетле, елмаюлы йөзләре. Бу фотосурәтләр мәхәббәт, яхшы кәеф һәм позитив белән тулган. Барлык фотосурәтләр дә уңай, кызыклы, аларда сурәтләнгән гаилә дус, күңелле һәм энергияле икәне шунда ук ачык күренә.
Гаилә фотографиясе жанры яңадан торгызылсын иде, гаиләләр үз фотоархивларын алып барсын иде, бу бит бик мөһим, бөтен гаилә җыелган мизгелләрне хәтердә сакларга кирәк.
Җәй дәвам итә. Һәм без бөтен көчебез белән җәйге ялны кызыклы һәм файдалы итәргә тырышабыз. Шул максаттан, 7 нче август көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм Чәбия-Чурчи авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлар белән Н.М. Минниханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсия оештырдылар. Дендрология бакчалары-үсемлекләрнең махсус коллекцияләрен булдыру, үсемлекләр дөньясының төрлелеген саклау һәм баету, шулай ук фәнни, укыту һәм агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыру керә торган табигатьне саклау учреждениеләре. Анда без барлык агач-куак үсемлекләренең һәм җиләк-җимеш культураларының 524 төрен, үлән чималын эшкәртү цехын, тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереясын һәм әкият персонажлары сурәтләнгән территорияне, шулай ук урманнарда күрергә мөмкин булган урман җәнлекләре скульптураларын карадык. Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Чишмә-табигать биргән кыйммәтле әйбер, ул-җирдәге тереклек символы. Балалар, бүген суүткәргеч су бар, чишмә суы кирәкми, алар чишмәләр турында бик аз беләләр һәм алар белән аз кызыксыналар, дип саныйлар. Авылыбыз чишмәләре белән танышу максатыннан 7 август көнне Тенеки авыл клубы мөдире балалар өчен" Яшә, чишмә, яшә! " дигән экологик экскурсия үткәрде."Балаларга үсемлекләр, хайваннар һәм кеше өчен суның роле турында сөйләде. Бөтен су да эчәргә яраклы түгел. Нәкъ менә чишмәләрдә чиста су бар. Һәм без табигать биргән нәрсәләрнең кадерен белмибез. Һәр кешегә бу турыда уйланырга кирәк. Без дөньябызны чистарак һәм матуррак итәргә тиеш. Чишмәләр һичшиксез яшәргә тиеш. Шулай ук авылыбызның чишмә территориясен төзекләндергән битараф булмаган яшьләре турында да сөйләнде. Монда очраклы үтеп баручы килеп, рәхмәт әйтеп су эчәргә мөмкин. Чишмә янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.