17 сентябрьдә Хәтер һәм дан елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Теләкләр салават күпере” дигән мастер – класс оештырдылар. Чараның максаты – балаларда патриотизм, теләктәшлек, толерантлык хисләре тәрбияләү. Балаларга Тынычлык көне турында сөйләнде, кәгазьдән күгәрчен ясау буенча мастер – класс үткәрелде. Шулай ук чарада катнашучылар тынычлык, дуслык, толерантлык турында фикер алыштылар. Соңыннан кәгазь күгәрченнәргә теләкләр язып, кошларны Теләкләр салават күперенә беркеттеләр.
«Тамчы» вокаль ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» XX фестивале Гала-концертының бүләкләү тантанасында катнашты .
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары яшь музыкантлар өчен "Йолдызлар-иртәгә" республика иҗат конкурсында катнашты .
16 сентябрь көнне район мәдәният йортында театр сәнгате, хореография буенча өстәмә дәресләр үткәрелде. Укучыларда фикерләү һәм танып-белү кызыксынуларын активлаштырдылар, фантазия һәм воображение, туган сүзгә мәхәббәт уяттылар, хисләр һәм бер-береңә ярдәм итешергә өйрәнделәр.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналының икенче тур нәтиҗәләре.
15 сентябрь көнне "Ямьле Саба" проекты кысаларында Шекше һәм Явлаштау авыл китапханәчеләре, Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клуб мөдирләре "Явлаштау Сәрдә арасы- ерак түгел барасы" дип исемләнгән туристик маршрут оештырдылар. Сәрдә авылы белән тыгыз элемтәдә яшәгән Явлаштау авыл халкы. Кыз бирешкән, малай өйләрдереп туганлашкан. Йөргән юллары да Сәрдә аркылы булган Явлаштаулыларның. Шуңа күрә Сәрдә авылының тарихы, андагы яңалыклар белән танышу максатыннан, "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче ханымнар Сәрдә авылына юл тоттылар. Сәрдә авыл клуб мөдире Ибатуллин Рузил, Шекше авыл китапханәчесе Ибатуллина Ландыш, кунакларны каршылап, авылның тарихы ,бүгенгесе белән таныштырып бардылар. Чишмә буенда Илмира апа Гыймаеваның һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре белән таныштык. Рәис абый Дәүләтшинның музеенда булдык. Кайнар коймак һәм самавыр чәе белән сыйландык. "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче апалар рәхмәт йөзеннән үзләре чиккән кулъяулык һәм алъяпкыч бүләк иттеләр, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, эшләрендә уңышлар теләделәр.
13 сентябрь, Бердәм сайлау көнендә Иске Икшермә мәдәният йортында "Туган җирем минем Татарстан " дип исемләнгән тематик концерт үткәрелде. Концерт программасында туган ягыбызга багышланган җырларны Иске Икшермә мәдәният йорты каршында эшләүче үзешчән сәнгать коллективлары һәм җырчылары башкарды. 8 кеше катнашты.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы башланды.
12 сентябрь көнне "Ямьле Саба" яр буенда "Кабак бәйрәме" үткәрелде, анда районның төрле оешмалары катнашты. Бәйрәмнең төп объекты кабак һәм аның белән бәйле барлык әйберләр — аш-судан алып бу яшелчә рәвешендәге кул эшләре эшләнмәләренә кадәр иде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бәйрәмне оештыруда катнаштылар, шулай ук мактаулы I урынны яуладылар.
Бөтенроссия аеклык көне кысаларында, сәламәт һәм аек яшәү рәвешен кисәтү максатыннан 11 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен " куркыныч эчемлекләр «дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның темасы: сыра эчемлеге. «Иртә алкоголизм» темасына лекциядә фельдшер Мөхәммәтова Р.А. балалар һәм яшүсмерләр организмына алкогольнең йогынтысы, кеше харакында нинди үзгәрешләр баруы һәм баш мие зарарлануның кире кайтмас нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Әңгәмә барышында балалар «ни өчен балалар һәм яшүсмерләр алкоголь куллана? " дигән сорауга җавап бирделәр."Мәгълүмат сәгате ахырында балалар үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга сүз бирделәр.