ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Экскурсия барышында алар бик кызыксынып авыл өе почмагын карап, үзләренең балачагын искә төшерделәр. Алар үскән чорда әби-бабаларның бу көнкүреш әйберләрен кулланганнарын искә алып, хәтирәләре белән бүлештеләр

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Казан шәһәренең экскурсоводлары өчен район буенча туристик маршрут оештырды. Экскурсоводлар командасы районыбызның матурлыгына, чисталыгына һәм төзеклегенә сокландылар. Экскурсия ахырында рәхмәтләрен җиткерделәр һәм кызыклы эчтәлекле юнәлеш - Саба районы турында барлык туристларга да сөйләячәкләрен әйттеләр!

Тэги: Мәдәният бүлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Кунаклар музейдагы экспонатларны игьтибар белән карадылар, төрле сораулар биреп, җаваплар ишеттеләр. Аларда мәдрәсә макетында чагылган шул вакыттагы шәкертләрнең уку, яшәү шартлары  зур кызыксыну уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2 октябрь көнне, Саба район китапханәсендә район мәдәният йорты белән берлектә, озак еллар мәдәният бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез өчен Өлкәннәр көне уңаеннан очрашу үткәрелде.  Кунаклар реконструкциядән соң заманлаштырылган китапханә белән танышылар. Чара  район мәдәният бүелеге начальнигы Рөстәм Фидаилевичның котлаулары белән башланып китте, һәм Марат Әмирхановның  Г. Тукай тормышында булган шәхесләргә багышланган "Бибимәмдүдә" китабының презентациясе тәкъдим ителде.  Чараның икенче өлеше "Тукай" паркында Саба мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерлар белән чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Әбием! Бабам!Дәү әнием! Дәү әтием! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Дәү әниләр, дәү әтиләр гаиләдә булсалар, тәрбияле, мәрхәмәтле булып үсә балалар.Чынлап та нинди зур бәхет бит оныклар өчен әби бабайларының мәхәббәтен, җылысын тоеп яшәү! 2 октябрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсе белән берлектә “Әби-бабайлы-була рәхәт”дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы котлавы белән башланды. Китапханәчеләр әзерләгән: кызыклы уен-биремнәрне: “Минем әби-бабаем”, “Педагог әби-бабай”, “Җитез бабай”, “Сорау бирә әбиләр, ни диярләр бабайлар?”һ.б. кызыклы уен биремнәрне әби-бабаларыбыз актив булып катнаштылар.  Ә оныклар һәр бирем арасында үзләренең матур шигырь-җырларын әби-бабаларына бүләк иттеләр. Язучы Нәбирә Гыйматдинова, халык артисты, татар актеры Әсхәт Хисмәтов, эстрада артисты Җәвит Шакиров үз теләкләрен белдереп, бәйрәм белән видеоэлемтә аша котладылар. Чарадан катнашучыларыбыз бик күп уңай эмоцияләр алдылар! Чара ахырында Билалова Л.Р. үз теләкләрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

1 октябрь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Өлкән буынны котлыйбыз» акциясе үткәрделәр. Алар авылыбыз үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннары янына бик шатланып бардылар.

Бу якты һәм игелекле бәйрәм көнендә алар хөрмәтле ветераннарыбызны чын күңелдән бәйрәм белән  котладылар, һәркайсына котлау открыткасы  тапшырдылар.

Барлык өлкәннәрнәребезне  оптимизм, һәр көнгә сөенә белү һәм яшәгән еллары өчен рәхмәтле булу берләштерә. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар якыннарына һәм тирә-юньдәгеләргә күңел җылысы бүләк итүләрен дәвам итәләр. Һәм, әлбәттә, алар бүгенге көтелмәгән игътибарга бик шат булдылар.

 Очрашу ахырында без ветераннарга ныклы сәламәтлек, иртәгәге көнгә ышаныч теләдек.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Библиотека выписывает для Вас!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Килдебәк авыл китапханәсенә 20дән артык газета – журналлар килә. Китапханәче балаларны иң популяр басмалар белән таныштырды. Шулай ук балалар яраткан рубрикалары, журналлардагы мәкаләләр белән таныштылар. Периодика – җәмгыятьнең рухи тормышының көзгесе.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Хәзер безгә әкренләп милли хәтер кайта, һәм без борынгы бәйрәмнәргә, традицияләргә, фольклорга, сәнгать кәсепләренә, декоратив-гамәли сәнгатькә яңача карый башлыйбыз. Анда әби-бабайлар үзләренең мәдәни казанышларыннан гасырлар буена иләк аша чәчелгән иң кыйммәтле әйберләрен безгә калдырганнар. 30 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире «Минем шәҗәрә агачы»дип исемләнгән яшьләр сәгате үткәрде. Сәгатьне ата-бабаларыбызга багышладылар, бишек бәйрәмен, мәкаль һәм әйтемнәрне, татар халкының фольклор уеннарын искә төшерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Шәмәрдән авыл китапханәсенә яшь укучылар өчен теләсә нинди зәвыкка туры килгән китаплар кайтты, китапханәнең китап фонды яңа әдәбият белән тулыланды. Шул уңайдан, 30 сентябрь көнне китапханәдә "Сезнең өчен яңа китаплар, балалар!" дигән китаплар белән танышу көне узды. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар укучыларыбызны сөендерде. Китап киштәсендә һәр килүче үзенә мавыктыргыч китап тапты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 30 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе,  язучы Александр Николаевич Островскийның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Островскийның тормышы һәм иҗаты» дигән әдәби сәгать үткәрде. Балаларга аның биографиясе, иҗат юлы, әсәрләре һәм пьесалары турында сөйләнде. Әдип 50 гә якын пьеса иҗат иткән. Шулай ук, ул чит ил классикасын тәрҗемә итү өстендә дә хезмәт куйган. Аның тырышлыгы белән рус тамашачысы Шекспирның эшләре белән таныша алды.

   Укучылар китапханәчене тыңладылар, сораулар бирделәр, зур кызыксыну белән әсәрдән өзекләр укыдылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International